Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада биш кешедә бет табылган

Роспотребнадзорның Кукмара төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, быелның соңгы өч аенда безнең районда 13 агулану очрагы теркәлгән. Алардан 2 кеше этил спирты, 2 кеше сөрем газы белән агуланып (4 кеше агуланган) вафат булган. 2 бала чистарту әйберсе, 2 кеше күсе агуы, 1әр кеше дару, ашлама, бөҗәкләргә каршы кулланыла торган препаратлар белән...

Роспотребнадзорның Кукмара төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, быелның соңгы өч аенда безнең районда 13 агулану очрагы теркәлгән. Алардан 2 кеше этил спирты, 2 кеше сөрем газы белән агуланып (4 кеше агуланган) вафат булган. 2 бала чистарту әйберсе, 2 кеше күсе агуы, 1әр кеше дару, ашлама, бөҗәкләргә каршы кулланыла торган препаратлар белән агуланган. Кискен эчәк инфекциясе белән 4 кеше дәваханәгә китерелгән, бер кеше тычкан бизгәге авыруы эләктергән. Туберкулез белән авыруның -2, сифилис белән авыруның 4 очрагы ачыкланган, 5 кешедә бет табылган. Хайваннардан зыян күрүнең 20 очрагы теркәлгән.

Бу чорда урындагы һәм физик затларга 62 мең 500 сумлык 30 штраф салынган, 9 юридик зат 90 000 мең сум штраф түләгән, 7 административ эш җәмәгатьчелек судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев