Кукмарада бер хатын-кызны поезд бәрдергән
Хәбәрләр

Кукмарада бер хатын-кызны поезд бәрдергән

63 яшьлек Кукмара кешесенең урында ук гомере өзелгән. 9 майда Кукмарада хатын-кызны поезд бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде, дип яза http://tatar-inform.tatar 112 бердәм коткару хезмәтенә һәлакәт хакында 9.57 сәгатьтә хәбәр ителә. Кукмараның 63 яшьлек хатын-кызы поезд бәрдерү аркасында...

63 яшьлек Кукмара кешесенең урында ук гомере өзелгән.

9 майда Кукмарада хатын-кызны поезд бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде, дип яза http://tatar-inform.tatar
112 бердәм коткару хезмәтенә һәлакәт хакында 9.57 сәгатьтә хәбәр ителә. Кукмараның 63 яшьлек хатын-кызы поезд бәрдерү аркасында урында ук һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев