Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада бер атна эчендә ике үтерү белән янау очрагы булган

    Узган атнада Кукмара эчке эшләр бүлегендә 90 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның дүртесе - җинаятьләр турында. 23 февральдә, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче кулына пычак тотып - әнисенә, шушы ук көнне Кукмарада яшәүче икенче бер кеше бертуганына үтерү белән янаган. 24 февраль төнендә Березняк кешесе, авылдагы кибетнең тәрәзәсен ватып...

    Узган атнада Кукмара эчке эшләр бүлегендә 90 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның дүртесе - җинаятьләр турында.

    23 февральдә, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче кулына пычак тотып - әнисенә, шушы ук көнне Кукмарада яшәүче икенче бер кеше бертуганына үтерү белән янаган.

    24 февраль төнендә Березняк кешесе, авылдагы кибетнең тәрәзәсен ватып эчкә үтеп кергән һәм спиртлы эчемлекләр урлаган.

    25 февраль төнендә билгесез зат, тәрәзә пыяласын ватып, Үрәсбаш авылындагы кибеткә кермәкче булган.

    Районда бер атна эчендә 10 юл-транспорт һәлакәте булган. Зыян күрүчеләр юк. Төрле административ хокук бозулар өчен полициягә 72 кеше китерелгән.

    Чыганак: http://kukmor-ovd.ru/news/new?id=93

    фото: http://habarovsk.bezformata.ru/listnews/ugroza-ubijstvom/14474234/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: