Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара полициясе ветераннарны хөрмәтләде (фото)

Район эчке эшләр бүлегендә Эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясе эчке гаскәрләренең ветераннар оешмасына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Район эчке эшләр бүлегендә беренчел ветераннар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Ул үз эченә 80нән артык кешене ала. Ветераннар рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә зур...

Район эчке эшләр бүлегендә Эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясе эчке гаскәрләренең ветераннар оешмасына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Район эчке эшләр бүлегендә беренчел ветераннар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Ул үз эченә 80нән артык кешене ала. Ветераннар рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкаралар.

Бәйрәм уңаеннан ветераннарны район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев котлады, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ветераннар, яшьлекләрен искә төшереп, тирда Макаров пистолетыннан атуда үзләренең осталыкларын да сынады. Лаеклы ялдагы милиция прапорщигы Ринат Миннегалиевка тиңнәр булмады. Аңа истәлек бүләге тапшырылды. Очрашу ресторанда әзерләнгән мул табын артында дәвам итте, истәлекләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

http://kukmor-ovd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев