Кукмара аграр көллияте быел 55нче тапкыр 1 сентябрьне каршы алды (фото)
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллияте быел 55нче тапкыр 1 сентябрьне каршы алды (фото)

Уку елы 472 укучы өчен яңартылган уку корпусларында, иркен лаборатор кабинетларда башланды

Кукмара аграр көллияте быел 55нче тапкыр 1 сентябрьне каршы алды. Уку елы 472 укучы өчен яңартылган уку корпусларында, иркен лаборатор кабинетларда башланды. Быел биредә беренче курска 157 егет-кыз кабул ителде.

Бәйрәм чарасына күп кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Сергей Димитриев, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре студентларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Чарада алдынгы укучыларга һәм көллият укытучыларына, мастерларга, техник хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырылды.

Лилия НУРГАЛИЕВА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев