Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәдрәфнең ишеге бар, биге юк

Мин үзем еш авырганлыктан дәваханә юлын күп таптыйм, даруларсыз да тора алмыйм. Дәваханәгә баргач, озаграк тоткарланырга туры килгән вакытлар да була. Шундый очракларда бәдрәфкә дә керәсең. Мин олы яшьтә булмасам да, бәдрәфкә керергә читенсенәм, чөнки хатын-кызларныкы кеше күп йөри торган җирдә үк урнашкан, ишегендә биге дә юк. Син бәдрәфкә кергәч,...

Мин үзем еш авырганлыктан дәваханә юлын күп таптыйм, даруларсыз да тора алмыйм. Дәваханәгә баргач, озаграк тоткарланырга туры килгән вакытлар да була. Шундый очракларда бәдрәфкә дә керәсең. Мин олы яшьтә булмасам да, бәдрәфкә керергә читенсенәм, чөнки хатын-кызларныкы кеше күп йөри торган җирдә үк урнашкан, ишегендә биге дә юк. Син бәдрәфкә кергәч, саклап торырга иптәшең булмаса, чыкканчы ишеген әллә ничә кеше ачып карый. Унитазы да уңайсыз, биек итеп эшләнгән. Мондый урында тәртип, чисталык булырга тиеш, дип уйлыйм, әллә нинди чирләр дә иярергә мөмкин бит. Ә менә ир-атларныкы күпкә уңайлы, кеше күз алдында да түгел. Шуны әйтергә телим: дәваханәдә бәдрәфнең урынын алыштырып булмыймы? Дәваханә җитәкчесе хатын-кызларны кайгыртсын иде.

Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара

фото: http://www.biznes-portal.com/Products.aspx?sellerid=3153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X