Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иртәгә якташыбыз Әхмәт Юнысны искә алу кичәсе була

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 3 ноябрьдә Әсән-Елга мәдәният йортында Әхмәт Юнысның 100 еллыгына багышлап кичә үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да. Һәр төбәкнең замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар күңелендә горурлык хисләре тудырырлык шәхесләре була. Кукмара төбәге дә мондый затлы исемнәргә бай. Әдәбият җәһәтеннән караганда, мондый исемлекне Таип Яхин башлап җибәрде кебек....

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 3 ноябрьдә Әсән-Елга мәдәният йортында Әхмәт Юнысның 100 еллыгына багышлап кичә үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да.

Һәр төбәкнең замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар күңелендә горурлык хисләре тудырырлык шәхесләре була. Кукмара төбәге дә мондый затлы исемнәргә бай. Әдәбият җәһәтеннән караганда, мондый исемлекне Таип Яхин башлап җибәрде кебек. 1845 елда туып 65 яшендә вафат булган бу мәгърифәтче, фольклорчы, тәрҗемәче, галим үзе артыннан никадәр игелекле эшләр калдырды. Ул бакыйлыкка күчкәннән соң алты ел үткәч, Әсән-Елга авылында дөньяга килгән Әхмәт Юныс әлеге зыялылык эстафетасын үз кулына алды дисәк, һич тә хата булмастыр. Әмма ул инде башка заман кешесе. Аны шагыйрь итеп, М. Горький әйтмешли, "тормыш университеты" җитлектерде. Октябрь инкыйлабы ясалган көннәрдә аңа нибары бер генә яшь була. Ул - тулысынча илнең шуннан соңгы яшәеше җимеше. Шагыйрь вафат булган 1976 елда әле социализм җәмгыятенең яңадан капитализм белән алышыначагы, кем әйтмешли, ике ятып бер төшкә дә кермәгәндер. Әхмәт Юныс шул шартларда тәрбияләнде, көрәште, иҗат итте, нибары алтмыш яше тулыр тулмаста фани дөньядан китеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев