Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илназ Баһ авыл өлкәннәрен Җиңү көне белән котлады

9 май - Җиңү көненә багышланган чаралардан эстрада артистлары да читтә калмый. Май бәйрәмнәрендә популяр артист Илназ Баһ Әлки районы Иске Алпар авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Биредә авылның өлкән кешеләре өчен зур бәйрәм оештырылган иде. - Алпар авылы - бик матур, чиста татар авылы. Биредә яшәүче әби-бабайлар өчен искиткеч...

9 май - Җиңү көненә багышланган чаралардан эстрада артистлары да читтә калмый. Май бәйрәмнәрендә популяр артист Илназ Баһ Әлки районы Иске Алпар авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Биредә авылның өлкән кешеләре өчен зур бәйрәм оештырылган иде.

- Алпар авылы - бик матур, чиста татар авылы. Биредә яшәүче әби-бабайлар өчен искиткеч күңелле бәйрәм оештырылды. Авылда җыр-моң сөюче халык яши, рәхәтләнеп кушылып җырладылар, биеделәр. Казаннан шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артистлары Люция һәм Рөстәм Закировлар да кайтты. Авылның ямьле урамында концерт белән башланган бәйрәм Мәдәният йортында көйләнгән табын артында дәвам итте. Бәйрәм җылы мохиттә, рухи бердәмлектә узды, иң мөһиме - өлкәннәр канәгать калды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Баһ.

Бәйрәмне авылын онытмыйча, гел ярдәм итеп торучы Казанда яшәүче Альберт Әхәт улы Мөхәммәтшин оештырды. Аның әле авылны торгызу, биналарны төзекләндерү буенча планнары зурдан, димәк, бу авылның киләчәге бар. Узган ел Альберт Мөхәммәтшин Иске Алпар авылы уртасында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндергән иде.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев