Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Идеальная пара” кибете кукмаралыларны көтә

Уңайлы һәм сыйфатлы аяк киеме сайлау һәр ел фасылында иң актуаль сорауларның берсе булып кала бирә. Шулай булмый ни, җылы, җайлы булуы гына түгел, аяк киеменең нинди материалдан эшләнүе һәм тышкы матурлыгы да мөһим бит әле. Әмма барлык таләпләргә да җавап бирерлек, иң нәзберек сатып алучыны да кызыктырырлык товарга кайсы...

Шушы көннәрдә Кукмарада аяк киемнәре белән сату итүче яңа кибет үзенең ишекләрен ачты. Кибетнең хуҗасы - Теләче районыннан шәхси эшмәкәр Алсу Нәҗметдинова кукмаралыларга киң ассортиментта сезонлы аяк киемнәре тәкъдим итә. Биредә һәркем күңеленә ошаганын таба ала: табигый күннән, замшадан эшләнгәне, үкчәле яки үкчәсезе, озын яки кыска кунычлысы... Сатып алучыларга сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен ясалма күннән тегелгән аяк киемнәре дә бар.

-Бу - безнең икенче сату ноктасы. Теләчедәге кибетебез уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук биредә дә үзебезнең клиентларны табарбыз дип ышанам, - ди кибет директоры Алсу Нәҗметдинова. - Аяк киемнәре белән сату итү теләге юктан гына барлыкка килмәде, үзебезнең зур гаиләдә туган ихтыяҗлардан чыгып, махсус кибет булдырырга уйладык, башкаларны да чыдамлы, уңайлы аяк киемнәре белән тәэмин итәсебез килде. Бәяләрне дә һәркем ала алырлык итеп, чагыштырмача очсыз куябыз. Мәсәлән, бездә ир-атлар өчен табигый күннән тегелгән кышкы ботинкалар 2990 сумнан, хатын-кызларга сапогилар 3490 сумнан башлана. Килешү нигезендә, турыдан-туры фабрикаларга заказ биреп тектерәбез. Бары тик ышанычлы фирмалар белән генә эшлибез. Товарларны Төркия, Ростов, Мәскәүгә барып алып кайтабыз. Яңалыклардан читтә калмаска тырышабыз, күргәзмәләрдә катнашабыз.

Кибеттә аяк киемнәреннән тыш бик күптөрле сумкалар, перчатка, каеш, акча янчыклары да сатып алырга була. Сумкалар зәвык белән эшләнгән, турыдан-туры Пермь, Мәскәүдән кайтартылган. "Һәр товарны, бар күңелемне биреп, үземә сатып алган кебек сайлап алам", - ди Алсу. Киләчәктә кибеттә балалар аяк киемнәре дә сатарга планлаштыралар.

Кибеттә төрле кызыксындыру чаралары да булдырганнар. Мәсәлән, беренче тапкыр товар алганда карта рәсмиләштерелә, анда һәр сатып алынган товардан 5 процент* бонус җыелып барыла, аны икенче юлы кулланырга мөмкин, туган көне булган сатып алучыларга 7 процентлы ташлама* каралган. "Вконтакте", "Инстаграм" социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә товар белән төшкән фотосурәт калдыручыга декабрь азагына кадәр 5 процентлы ташлама* ясала. Биредә бүләккә 500 сумнан алып, 5000 сумга хәтле сертификатлар да сатыла. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан якыннарыгызга менә дигән бүләк.

Тиздән Яңа ел карпоративлары башланып китәчәк, бәйрәмгә матур туфли-ботинкадан барасыгыз килсә, "Идеальная пара" кибетенә рәхим итегез, нәкъ менә хәзер анда җәйге аяк киемнәренә ташламалар* каралган.

Кибетнең адресы: Кукмара шәһәре, Гафиятуллин урамы, 12-В йорты, "Квартал" сәүдә үзәге, икенче кат. Телефон: +7 (939) 386-12-69

"В контакте" төркеменә https://vk.com/idealnayapara7, "Инстаграм"га idpara_kukmor сылтамасы аша керергә мөмкин. 22.12.2017 - 28.02.2018

*Ташламаларны ИП Нәҗметдинова А.Р. тәкъдим итә.

Тулырак мәгълүматны сатучылардан сорарга мөмкин

Реклама хокукында

Әлеге реклама материалын күрсәткән кешегә кибеттә 3 процент* ташлама каралган.

Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев