Газ шартлаудан биш кешенең гомере өзелгән
Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган. (Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган, дип хәбәр таратты бүген өлкә хакимияте матбугат хезмәте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу афәттә биш кешенең гомере өзелгән. Иваново шәһәренең Минский урамындагы ике катлы өч подъездлы йортта газ шартлавы турында...
Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган, дип хәбәр таратты бүген өлкә хакимияте матбугат хезмәте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу афәттә биш кешенең гомере өзелгән.
Иваново шәһәренең Минский урамындагы ике катлы өч подъездлы йортта газ шартлавы турында иртәнге 04.51 сәгатьтә хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, ике фатир җимерелгән. Төбәкнең Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 80 квадрат метр торак зыян күргән. Янгын чыкмаган. Биш кеше, шул исәптән, бер бала һәлак булган. Монна тыш, алты кеше зыян күргән, аларның икесе авыр хәлдә. Фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев