Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Православие динен тотучы кукмаралылар Качмануны билгеләп үтә

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды.

Районыбызның Лубян авылында да әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр: инештә бәке ясалган, махсус киенү-чишенү урыннары да бар, салкыннан туңганнарга җылыну өчен чәй кайнап тора. Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелегенең Кукмара бүлеге хезмәткәрләре дә тәртип сагында тордылар.

- Лубян авылында ясалган бәкене Евгений атакай изгеләштерде. Теләгән кешеләр өч көн дәвамында анда коена алачак. Хәзерге вакытка бәкедә 60тан артык кеше коенды, - диде Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk