Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшмәкәрлекне исәпкә алачаклар

2016 елда Россиядә икътисадый исәпкә алу үткәреләчәк. Зур масштаблы бу чара, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тулаем тикшереп чыгып, илебездә әлеге бизнесның хәле турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алу максатын куя. Аның рәсми девизы - "Зур илнең кече бизнесы". Исәпкә алу нәтиҗәләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча кирәкле...

2016 елда Россиядә икътисадый исәпкә алу үткәреләчәк. Зур масштаблы бу чара, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тулаем тикшереп чыгып, илебездә әлеге бизнесның хәле турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алу максатын куя. Аның рәсми девизы - "Зур илнең кече бизнесы". Исәпкә алу нәтиҗәләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча кирәкле чаралар планын эшләгәндә төп нигез итеп алыначак.

Исәпкә алуны барлык кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр үтәргә тиеш. Безнең районда 1 октябрьгә 270 кече предприятие һәм 1057 шәхси эшмәкәр теркәлгән. 31 декабрьгә кадәр теркәлеп өлгергәннәр дә шушы исемлеккә керәчәк. Исәпкә алуда катнашмаган яки дөрес мәгълүмат бирмәгән өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр административ штраф көтә.

Мәгълүматлар конфиденциаль булачак, дәүләт органнарына, шул исәптән салым һәм хокук саклау органнарына хәбәр ителмәячәк, көндәшләргә дә мәгълүм булмаячак.

Икътисадый исәпкә алу 2016 елның гыйнварында башланып, март азагына кадәр дәвам итәчәк. Кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр 2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча тиешле үрнәктәге бланклар тутырырга тиеш булачак. Исәпкә алыну өчен, 2016 елның 11 гыйнварыннан башлап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының 2нче катының сул "канаты"нда урнашкан дәүләт статистикасы бүлегенә килергә кирәк. Бүлек эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр төшке ялсыз эшләячәк. Исәпкә алу кәгазьләрен тутырырга безнең белгечләр ярдәм итәчәк. Кызыксындырган сораулар белән 2-77-47, 2-80-73 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Эльмира ХАФИЗОВА, дәүләт статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев