Хәбәрләр

Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы министры булырмы?

Сайлаулардан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасы депутаты буларак эш урынын калдырачагы тәгаен билгеле булды. Аның урынына бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булачак, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу уңайдан ул болай дип җавап биргән: - Юк, мин авыл хуҗалыгы министры булып күчеп...

Сайлаулардан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасы депутаты буларак эш урынын калдырачагы тәгаен билгеле булды.

Аның урынына бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булачак, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу уңайдан ул болай дип җавап биргән:

- Юк, мин авыл хуҗалыгы министры булып күчеп китмим. Тукай әйтмешли: Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен. Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион! Чыннан да, башланган эшләрне төгәллисе бар, - дип аңлатма биргән Энгель Фәттахов "Бизнес-онлайн" сайтына.

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев