Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егете 20 яшьлек йөргән кызын үтереп, кулына чәчәкләр һәм икона тоттырган

Норильск шәһәрендәге металлургия заводының эшләми торган цехы корпусында, 8нче катта 20 яшьлек үле кыз гәүдәсе табылган. Ул арткы яктан башына, муенына сугып үтерелгән. Кулына чәчәкләр, икона тоттырылган. Аны үтерүдә 23 яшьлек егете шикләнелә. Егет үле кызның фоторәсемен һәм үзенең үлем алды язуын Интернет челтәренә куйган. Янәсе, алар болай сүз куешканнар:...

Норильск шәһәрендәге металлургия заводының эшләми торган цехы корпусында, 8нче катта 20 яшьлек үле кыз гәүдәсе табылган. Ул арткы яктан башына, муенына сугып үтерелгән. Кулына чәчәкләр, икона тоттырылган. Аны үтерүдә 23 яшьлек егете шикләнелә. Егет үле кызның фоторәсемен һәм үзенең үлем алды язуын Интернет челтәренә куйган. Янәсе, алар болай сүз куешканнар: егет башта кызны үтерә, аннары үзен... Ләкин ул планнарының икенче өлешен үтәргә ашыкмый, җылылык трассасында качып ята. Туганнары сөйләвенчә, егет белән кыз быел ел башында танышканнар һәм бергә яши башлаганнар икән. Ә инде 30 мартта сөйгәне кызның гомерен өзгән. Аңа карата җинаять эше ачылган.

фото: https://yandex.ru

чыганак: http://www.vesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk