Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасына нормага салынмаган эш көне турында канун проекты кертелде

ЛДПР депутатлары тарафыннан эшләнгән документ, аерым алганда, нормадан тыш эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруны күздә тота. (Казан, 28 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына нормага салынмаган эш көне турында канун проекты кертелде. Россия Дәүләт Думасына кертелгән канун проекты нигезендә йөкле хатыннарга һәм балигъ булмаганнарга нормага салынмаган эш көне тыела, шулай ук нормадан тыш...

ЛДПР депутатлары тарафыннан эшләнгән документ, аерым алганда, нормадан тыш эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруны күздә тота.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына нормага салынмаган эш көне турында канун проекты кертелде. Россия Дәүләт Думасына кертелгән канун проекты нигезендә йөкле хатыннарга һәм балигъ булмаганнарга нормага салынмаган эш көне тыела, шулай ук нормадан тыш эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру да күздә тота.

Документ ЛДПР депутатлары төркеме тарфыннан вице-спикер Игорь Лебедев җитәкчелегендә эшләнгән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Аерым алганда, канун проекты нормаг салынмаган эш көнен йөкле хатыннарга, сәламәтлеге буенча рөхсәт ителмәгән 18 яшьтән кече хезмәткәрләргә тыя. Моннан тыш, нормага салынмаган эш көне сәгатьләрен елына 120 сәгатьтән арттырмаска да ниятләнелә. Арткан очракта, тиешле компенсация түләнергә тиеш була.

Шулай ук документ нормага салынмаган эш көне өчен һәр елны 3тән - 15 көнгә кадәр түләүле ял кертүне дә күзаллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X