Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер ир-атны котырган үгез сөзеп үтергән

    Фаҗигале хәл кичә, 2 ноябрьдә, Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында булган. Кичен 69 яшьлек ир-атны үзе асраган, тиздән чалынырга тиешле үгезе сөзеп үтергән. Баштагы хәбәрләр буенча, өч ел дәвамында симертелгән 1 тонна авырлыктагы үгез утарга кертергә теләп куган вакытта хуҗасына буйсынмаган - башта сөзеп еккан, аннары таптаган, дип әйтелде. Әлеге...

    Фаҗигале хәл кичә, 2 ноябрьдә, Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында булган. Кичен 69 яшьлек ир-атны үзе асраган, тиздән чалынырга тиешле үгезе сөзеп үтергән.

    Баштагы хәбәрләр буенча, өч ел дәвамында симертелгән 1 тонна авырлыктагы үгез утарга кертергә теләп куган вакытта хуҗасына буйсынмаган - башта сөзеп еккан, аннары таптаган, дип әйтелде.

    Әлеге хәл буенча тикшерү эше дә алып барыла. Аның нәтиҗәләренә карап, процессуаль карар кабул ителәчәк.

    Тикшерү фаразлары буенча, үзен тынгысыз тоткан үгез янына башта хуҗаның кызы кергән. Үгез аны тыңламыйча, аягына төрткәли башлагач, ул ярдәмгә әтисен чакырган. Шул вакытта үгез ишегалдына бәреп чыккан, мөгезләре белән ир-атның киемнәреннән эләктереп алган һәм авыл буйлап сөйрәп, бәрәңге басуына кадәр алып барган, дип җиткерә тикшерү комитеты матбугат хезмәте. Ир-атның үле гәүдәсен шунда табып алганнар. Ә котырган үгезне аучылар атып кына тынычландырган.

    Зыян күрүчеләрнең туганнары әйтүенчә, үгезне күптән түгел генә төлке тешләгән булган. Үгез каны экспертизага җибәрелгән.

    http://intertat.ru

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: