«Салават күпере» иҗат берләшмәсе эшендә актив катнашуы өчен, Мәгъмүрә Мәрданова 2014, 2016, 2017, 2019 елларда «Хезмәт даны» газетасы редакциясе тарафыннан Рәхмәт хатларына лаек була.
Бу язмам Кукмарада яшәп иҗат итүче Мәгъмүрә Мәрдановага багышлана. Аның бала чагы, яшьлеге матур табигатьле Югары Арбаш авылында уза. Үзе җәй башында тугангамы, бик нечкә күңелле, хисле кеше һәм кечкенәдән иҗатка гашыйк ул.
Туган якның гүзәл табигате: тау астыннан челтерәп аккан бакыр чишмәсе, су коенып, балык сөзеп йөргән инеш, каз-үрдәк саклаган балыклык, анда үскән аллы-гөлле чәчәкләр, еракларга сузылган басу-кырлар — болар барысы да күңеленә бик якын.
Авылны тирә-яктан әйләндереп алган урман, анда җиләк, чикләвек, гөмбә җыйган вакытлары искә төшеп, күңеленә шигъри юллар килә, хис ташкыны ургып ташый, аны тыеп торып булмый. Ул үзеннән-үзе ак кәгазь битенә күчә, шигырь туа.
Мәктәп елларында шигырьләрен үзе өчен генә яза. Уку йортын тәмамлап, туган ягына кайткач, иҗат итә башлый. Ул туган якны, аның матур табигатен шигъри юлларга салып, кеше күңеленә үтеп керерлек итеп ачып бирә.
Язган хикәяләрендә кеше язмышы, тормышы тулысынча ачыла. Ул 1997 елдан районда чыккан «Хезмәт даны» газетасының актив хәбәрчесе булып тора. Шулай ук күп кенә башка газета-журналларда да язмалары даими басылып килә. Иҗатында туган нигез, туган тел, әниләр, тормыш, яшәеш турында уйланулар, мәхәббәт һәм сатира-юморга да күп урын бирелгән.
Салават Фәтхетдинов репертуарында булган «Гүзәллекне күр әле» дигән җырның сүзләре 1998 елда районыбыз газетасында басылып, аңа Илгиз Зарипов көй язды.
Иҗатка гашыйк булгач, районда үткәрелгән төрле чараларда актив катнашып, «Ак калфак», «Салават күпере» берләшмәләре әгъзасы да булып тора.
2016 елда «Мизгел» исемле шигырьләр җыентыгы басыла. «Кайттым әле тагын сагынып» дигән шигыренә көй язылып, моңлы бер җыр туа. Иҗаттагы хезмәте дә югары бәяләнә. «Салават күпере» иҗат берләшмәсе эшендә актив катнашуы өчен, 2014, 2016, 2017, 2019 елларда «Хезмәт даны» газетасы редакциясе тарафыннан Рәхмәт хатларына лаек була.
Анда: «Сез шигърияткә зур хезмәт юлы узып, бай тормыш тәҗрибәсе туплап килдегез. Нинди генә темага язсагыз да, барысы да кешеләр күңеленә үтеп керерлек, уйландырырлык итеп язылган. Без сезне шагыйрә дип кенә түгел, ә районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы кеше буларак та беләбез. Шигырьләрегез район газетасында басылып тора, әдәбият сөючеләр белән очрашуларда, „Ак калфак“ берләшмәсе эшендә актив катнашасыз. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә тормышта, иҗатта уңышлар. Нык сәламәтлек телибез», — диелә.
Язмамны Ныртыдагы дусларың Сәридә, Тәслимә язган шигъри юллар белән тәмамлыйм.
Нечкә күңелле шагыйрә Мәгъмүрәгә
Җәйге кояш нуры — йөзләреңдә,
Энҗе сүзләр — синең телләреңдә,
Ә осталык инде каләмеңдә.
Яратасың елның һәр вакытын,
Күбәләктәй карлар очканны,
Агач бөреләре уянганны,
Җылы яктан кошлар кайтканны.
Җылы болыннарга сокланасың,
Кошлар җырын туктап тыңлыйсың.
Гүзәллекне күр әле син диеп,
Шунда безне дә чакырасың.
Шигырь юлларыңда көч-ихтыяр
Гомер тауларына менәрлек.
Арта барсын әле яшәү көчең,
Ә йөрәктә булсын егәрлек.
Заһидә
Фото: Мәгъмүрә Мәрданованың шәхси архивыннан
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев