Дөресен әйткәндә, голларны санарга яратмыйм, ди Фәнүзә.
Ике катлы өйләренә кат-кат чакырсалар да, Кадыйровларның киң, заманча итеп эшләнелгән ишегалларында, алмагач күләгәсенә утырып, Фәнүзә белән рәхәтләнеп сөйләштек.
Җил искән саен яныбыздагы чалмагөл (пион) чәчәгенең тәмле исе килеп китә, ара-тирә сарайдагы әтәчләре кычкырып куя, кошлар сайрап ала. Нәкъ авылча, гади, рәхәт күренешләр. Фәнүзә белән сүзебез дә авыл темасыннан башланды.
— Фәнүзә, Сәрдекбаш һавасы белән Канаданыкы аерыламы? Кайткач, «кулыңа тотып» берәр зур эш эшләдеңме әле? Юл чемоданыңа нинди бүләкләр салынган иде соң?
— Әйе-е-е, аерыла. Авылда һава күпкә чистарак, ә күңелдә — тынычлык. Шундый гадәтем бар: авылга кайткач, мин урамга, хәтта ишегалдына да берничә көн чыкмыйм диярлек. Ә бүләкләргә килгәндә, әти белән әнигә — клуб эмблемасы төшкән бер үк төрле калын кофта, әнигә — алкалар, ислемай, туганнарыма, дусларыма исә шулай ук футболка, кепкалар алдым. Канаданың гастрономия символы — өрәңге сиробы да бар иде. Очыш кичектерелү сәбәпле, юлга чыкканнан соң, Оттавадан Санкт-Петербургка кадәр ике тәүлек чамасы кайтырга туры килде. Әлбәттә, талчыктырды. Ә эшкә килгәндә... Канадада чакта ук, әни белән бер сөйләшкәндә, шаяртып кына: «Мин кайтканчы өйне юып куегыз, яме», — дигән идем. Ышанган, ахрысы, өй юылган. Ә чүп утау — кечкенәдән үк иң яратмаган эшем. Дөресен генә әйткәндә, өйдәгеләр миңа эш кушмаска, ә максималь күләмдә ял иттерергә тырышалар.
— Фәнүзә, син — хоккей дөньясына бернинди «йонлы куллар»сыз, үз тырышлыгың, үз үҗәтлегең белән килеп кергән спортчы. Биш яшьтән әтиеңә ияреп хоккей мәйданчыгына килдең, үсә төшкәч, Казанда тренер Сергей Столбун кул астында шөгыльләндең. Ул 2012 елда сине үзе белән Ухтага, яңа төзелгән «Арктик-Университет» клубына алып китте. Сигез ел бу командада булганнан соң (вице-капитан иде ул, — авт.), 2020 елдан Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасына күчтең. Ә узган елның октябрь аенда Төньяк Американы яуларга киттең — профессиональ хатын-кызлар хоккей лигасына күчеп, «Оттава Чардж» клубы белән бер еллык контракт төзедең. 26 яшеңдә безнең якларда бөтенләй таныш булмаган лигага күчәргә ничек карар кылдың? Яңа баскычка күтәрелеп, үзеңне тагын да сынап карау теләге белән бу адымга бардыңмы?
— Әлеге лигада, ир-атлардагы кебек үк булмаса да, хоккей уйнаганда көч кулланыла. Шуңа күрә физик яктан чыдам, көчле булу кирәк. Менеджерым чагыштырмача кыска буйлы, ябык булуымнан шикләнсә дә, үз өстемдә эшләдем, спорт залына йөрдем, Санкт-Петербургта ир-егетләр белән хоккей уйнадым, авырлыгымны арттырдым. Шулай итеп, мин Оттавага тагын да чыныгып, көч җыеп килдем. Әлбәттә, биредә хоккейның дәрәҗәсе башкача биеклектә. Зуррак нәтиҗәләргә ирешергә теләгән теләсә кайсы хоккейчы, яңа биеклек эзләп, ул аңа омтылачак. Ир-егетләрдә Милли хоккей лигасында (НХЛ) уйнау иң югары нокта булса, профессиональ хатын-кызлар хоккей лигасы — шуның хатын-кызлар арасындагы аналогы. Димәк, бу юлны сыналу өчен сайладым.

— Моннан унбер ел элек район газетасына «Фәнүзәнең перчаткасы Торонто музеенда саклана» дигән исем белән язма әзерләгән идем. Торонтодагы данлыклы Хоккей даны залы — хоккей тарихына, аның уенчыларына, командаларына, рекордларга һәм трофейларга, шул исәптән, Стэнли Кубогына багышланган музей. Торонтога уйнарга килгәч, музейга да кереп чыкмадыңмы соң?
— Дөресен генә әйткәндә, уйламадым да. Мин ул турыда оныттым да инде, ничә еллар үткән һәм моңа исем дә китми. Болай дип әйтүем белән, бәлки, мин хаклы да түгелдер. Ул перчатканы Россия яшьләренең җыелма командасы составында уйнаганда бирделәр, киеп уйнасам да, үземнеке түгел иде, димәкче булам. Ә менә шәхси таягымны алган булсалар, исемдә калыр иде. Хәзер инде мондый моментларга башкача карыйм.
— Шундый Фәнүзә булуың белән, үзең белән үзең горурланасыңмы? Һәм кайсы гол синең өчен бик кадерле?
— Юк ла-а-а, үземне искитәрлек кеше дип санамыйм, гап-гади авыл кызы мин. Голларга килгәндә, Россия җыелма командасы составында яшьләр арасында Дөнья чемпионатында финнар белән уйнаганда уен тәмамланырга 3 секунд кала керткән голым бик кадерле. Җиңелгән булсак, без алга таба 3нче урын өчен уйнамаган булыр идек. Нәтиҗәдә, командабыз бронза медальләр яулады. Сез әйткән перчатканы да, шул голдан соң, Торонто музена дип алганнар иде. Быелгы сезонда үзләренең бозында, Торонто командасына каршы уйнаганда керткән голым өчен, әйтеп бетергесез хисләр кичердем. (Фәнүзәнең әлеге голы тарихи моментка ия — профессиональ хатын-кызлар хоккей лигасында уйнаучы Россия хатын-кызлары арасында иң беренче гол ул, — авт.). Уеннан соң бу шайбаны үземә бүләк тә иттеләр. Соңыннан тренерым: «Булдырды Фәнүзә, һәрвакыт гол кертергә омтылды», — диде. Чыннан да, яңа клубка күчкәч, һәвакыт кирәк-кирәк дип, гел беренче гол турында уйлыйсың, башыңда бары тик шул гына фикер булганлыктан, ул уйнарга да комачаулый. Ә инде бу голдан соң мин тынычландым, үз-үземә ышанычым тагын да артып, бозда иркенрәк уйный башладым.
— Бу сезонда барлыгы ничә гол кертең?
— Дөресен әйткәндә, голларны санарга яратмыйм. Мин — уенчы, очко җыю өчен түгел, командабыз белән җиңү, рәхәт тойгылар алу өчен уйныйм. Сезон барышында мин бу әйберләргә игътибар итмим. 12 булды, ахрысы.
— Һәм бу әйбәт күрсәткеч дип саналамы?
— Әйе.
— Уеннар барышында төрле күңелгә ошамаган мизгелләр була, син аларны боздан чыгуга онытасыңмы?
— Бу — минем өчен зур проблема. Балачактан ук шулай. Онытылмый, кабат-кабат искә төшереп, мин үз-үземне эчтән «ашыйм». Һәрбер мизгел күңелемдә һәм мин аны чыгарып ата алмыйм. Әйтик, финалда овертаймда мин азрак дөрес уйнамадым, оттыргач, көндәшләрнең алкаларын капкага үткәргәч, миңа бик авыр булды, төне буе йоклый алмадым. Командада психолог бар, Россиядә дә үз психологым бар. Дөрес, финалдан соң бу хистән арынырга миңа баш тренерым булышты. Ул кешене көзгедәй «күрәме», сизәме икән соң, кәефем юк икәнен белеп, яныма килде. «Фәнүзә, андый моментлар була инде ул, борчылма. Куркыныч түгел, әйтик, иртәгә уенга чыгарга туры килә, ди. Син мондый хәлдә булган очракта яхшырак уйный алам дип уйлыйсыңмы әллә?» — диде. Кулы белән җилкәмә сугып: «Син — яхшы уенчы, онытма шуны, син командага кирәк, мин сиңа ышанам», — диде.
— Еладыңмы?
— Юк. Миңа бик рәхәт булды. Мин болай да быелгы сезонда күп яшь түктем. Нинди дә булса борчулар булудан түгел, күңел халәтеннән иде ул. Ничә айлар буена берүзем, нигәдер елыйсым, бушанасым килде. Бигрәк тә татар җырлары тыңлаганда елатты. Көннәр язга авышкач, туган якны сагыну хисе көчәйде. Кышкы айларда әле андый сагышны сизмәгән идем.
— Биш сүз белән хоккей ул...
— Мәхәббәт, омтылыш, характер, тизлек, команда.

— Фәнүзә, синең кебек биш яшьтән бозга чыгарга теләүче кызларга нәрсә әйтер идең?
— Мин кечкенәдән үк шуның кадәр хоккейны яраттым. Әти боз катырырга, аны кардан чистартырга чыкканда да ярар, бүген көн буранлы, җилле, салкын, барып тормыйм, дигән уйларым гомумән юк иде. Мин күнегүләргә «ач» идем. Үсә төшкәч тә, нинди генә авыр хәлләр булса да, әйтик, ерак, талчыктыргыч юллар, травмалар алу (кулым сынган килеш бозда шудым), Россиянең җыелма командасы составына эләкмәү (бу вакытта мин читтән карап утырдым һәм күңелемә бик авыр иде)... Әмма түздем, «үз сәгатемне» көттем. Минем кебек авыр чакларны беркем дә үтмәгән кебек тоела. Әмма хоккейга карата булган мәхәббәт мөмкин булмаганны да эшләтә. Русча итеп әйтсәк, сделает невозможное возможным. Син хоккейны чын-чынлап ярата алмасаң, бу моментларны, этап, биеклекләрне, үрләрне узып, атлап чыга алмыйсың, дип уйлыйм.
— Син һаман да күнегүләргә «ачмы» соң әле?
— Мин өйдә озак ял итә алмыйм. Бүген боз була дисәләр, «формадамы» мин, әллә юкмы, аңа карап тормыйм, күнегүләргә барам. 15е көнне Санкт-Петербургка китәчәкмен (анда Фәнүзәнең үз фатиры бар, — авт.), берәр боз сараенда күнегүләрне башларга җыенам.
— Фәнүзә, бозга чыкканда берәр төрле ырымың бармы?
— Алай ук фанатизм бар дип әйтмәс идем. Һәрвакытта да тимераягымны уң аяктан киеп, бозга уң аягым белән, бисмилламны әйтеп чыгам. Бисмилламны әйтеп ишегемне биклим. Олыяздагы Рауза әбием шулай өйрәтте. Гомумән, бозга елмаеп, җиңеллек белән, позитив булып чыгарга тырышам. Командадагы кызлар да шундый иде, анда башкача булмый да. Аз гына кәефсез булып күренсәң, шунда ук яныңа килеп: «Әй, Фәнүзә, син нәрсә, әйдә, елмай әле!» — дип елмаерга мәҗбүр итәләр.
— Без бит инде, матур гамәл булмаса да, кеше кесәсендәге акчаны санарга яратабыз. Сер булмаса, әйт әле, айлык хезмәт хакың күпме иде?
— Еллык контракт 37 мең доллар итеп куелды. Мин анда фатир алып яшәдем. Клуб теләгән кешегә бушлай машина да бирә. Әмма спорт аренасы якын булганлыктан, мин күнегүләргә җәяү йөрдем. Фатирга безнең акча белән 100 мең сум чамасы түләп бардым. Түләү кәгазьләре килгәч, иң элек очына чыга алмый утыргаладым әле. Бер командада уйнаучы дус кызым бу очракта миңа ярдәмгә килде.
— Фанатларың биргән кайсы бүләкләр истәлекле?
— Канадада хоккейга карата бөтенләй башка төрле кызыксынучанлык бар. Хоккейның дәрәҗәсе югары. Анда бер уенны карарга гына да 16 мең тамашачы килә! Мактану кебек кабул ителмәсен, урамда йөргәндә, кафеда ашап утырганда да килеп эндәшергә, синең белән үз итеп сөйләшеп китәргә мөмкиннәр. Бик гадиләр. Анда башка атмосфера. «Сине яратабыз, сиңа көч бирәбез», — диләр, уен турында да сорашалар. Соңгы вакытта зур сәүдә үзәкләрендә кофтаның капюшон өлешен дә киеп йөрергә туры килде. Шулай ук интернеттагы шәхси битләремә дә күп язалар. Мин аларның һәркайсына җавап бирергә тырышам. Шоколадлар, фоторәсемем төшерелгән арт картина бүләк иттеләр. Инглиз телен камил белмәвем сәбәпле, мин әлегә хоккей яратучылар белән иркенләп сөйләшә алмыйм, шунлыктан уңайсызланам да. Уеннардан соң ни өчен интервью бирергә чыкмавым белән кызыксыналар иде. Аннан соң аңладылар инде. Ипи-тозлык кына сөйләшә алсам да, максатым — бу сезонда репетитор белән инглиз телен өйрәнү.
— Оттавадагы бер көнеңне сөйлә әле.
— Иртә белән торып, кофе эчеп, җиңелчә салат ашап алгач, иртәнге сәгать 9ларга боз аренасына китәм. Гадәттә яр буеннан йөрим, анда бик матур канал бар. Залга кергәч, бер сәгать дәвамында физкультура күнекмәләре, бер сәгать бозда уйнау була. Аннан соң массаж, суык ванналар. Кайтып та китә аласың. Көн саен җыелыш: без анда видеоуеннар карап, үзебезнең һәм көндәшләрнең уеннарын тикшердек, ялгышларны өйрәндек. Аннан соң төшке аш. Бик тәмле итеп, төрләндереп ашаталар иде, ә кичке ашны үзең белән алып китә аласың. Мин, гадәттә, ала идем. Фатирга кайткач, берәр сәгать ятып алдым. Аннан соң инде ниндидер сериаллар, телешоулар карадым, иптәш кызым белән очраштым.
— Сине анда кукмаралылар белән дә очрашкан, диделәр.
— Әйе, Монреаль шәһәрендә чыгышлары белән Кукмарадан булган Әлимә һәм Марат Сәлахетдиновлар яши. Бик ачык кешеләр икән. Алар миңа үзләре яздылар. Монреальгә кунакка чакырдылар. Бу шәһәрдә очраштык, көн дәвамында шәһәр белән таныштырдылар, сыйладылар. Ә мин аларны, финал уенына чакырып, билет бүләк иттем. Тагын да күрешербез әле, дип өметләнәм.
— Нинди ризык сагындырды?
— Гөбәдия.
— Өчпочмак, бәлеш, мантый дип көткән идем. Ә әтиең ясаган ат казылыклары, колбаса?
— Мин бит инде җиде ел буе ит ашамыйм, сөт эчмим. Беренче мәлдә ике атна буе итсез торып караган идем. Гәүдәмдә шуның кадәр җиңеллек тойгач, энергиям артканын сизгәч, бөтенләй үк ашамый башладым.
— Фәнүзә, менә син күнегүләргә килгәч, команда белән алдагы уеннарны карыйбыз, дигән идең. Әмма бервакытта да бер уен икенчесенә охшамый. Болай итеп вакыт үткәрүдән мәгънә бармы? Ясалган хаталарны барыбер төзәтеп булмый, бозда вакытта уйлап бетерергә мөмкинчелек туамы соң ул?
— Уеннар бервакытта да хаталарсыз булмый, әмма һәрвакытта да уенны яхшыртырга була. Әлеге видеокараулар уен барышында аны башка яктан күрергә булыша, башка төрле алымнар кулланасың. Алар интуитив яктан хәтергә кереп урнаша. Кәшәкәгә алка килеп кергәч, үзеңнән-үзе, әһә, бу өлешне болай итәргә дип әйттеләр бит әле, дип искә төшерәсең.
— Син быелгы сезонда да Төньяк Америка клубларының берәрсендә уйнарга планлаштырасың. Шунда калган очракта төп максатың нинди? Гомумән, иң зур хыялың?
— Профессиональ хатын-кызлар лигасында чемпион калу, Кубокны алу. Әлбәттә, аны Сәрдекбашка алып кайтып күрсәтеп булмас инде. (Хәтерләсәгез, 2024 елда Фәнүзә «Динамо — Нева» командасында уйнаганда Россия чемпионы исемен алгач, җиңү Кубогын Сәрдекбашка алып кайтып күрсәтеп, авылда бәйрәм оештырган иде, — авт. ) Әмма бу минем хыялым булыр иде. Һәм, әлбәттә, Россия җыелма командасы составы белән Олимпия уеннарында катнашып, чемпион исемен яулау.
— Син ике тапкыр, 2018, 2022 елларда Олимпия уеннарында катнашкан идең, Халыкара Олимпия комитеты (МОК) командага рөхсәт бирсә, алдагы елларда да катнашырга өметең бармы?
— Тырышам. Бу турыда даими уйламасам да, нәтиҗәле уйнап, үземне күрсәтергә омтылачакмын.
– Унышлар сиңа, Фәнүзә!
Фәнүзә Кадыйрова:
Фото: Фәнүзә Кадыйрованың гаилә архивыннан
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев