Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республиканың алты балалар бакчасында әти-әниләр өчен бушлай консультация үзәкләре эшли

“Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында консультация үзәкләре оештырылган.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында республиканың алты балалар бакчасы җиңү яулаган.

Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары – җиңүчеләр рәтендә. Аларда әти-әниләр өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай үзәк белгечләре тарафыннан күчмә консультацияләр дә оештырыла — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар уздырыла.

Узган 20019 елда 18 яшькәчә балалары булган әти-әниләр өчен 120 200 консультация үткәрелгән. Әлеге эш быел да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат балалар бакчаларының сайтларында урнаштырылган.

Проект өчен федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk