Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2023 елга кадәр барлык районнарда да спорт мәйданчыклары пәйда булачак.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшырып була торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Төзелеш эшләре “Демография” илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.

Әлеге проект ярдәмендә 2020 елда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын, Әлмәт һәм Аксубай районнарында ике футбол кырын төзеп, файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Ә менә Яр Чаллы шәһәрендә өсте ябулы йөзә торган бассейнны төзү дәвам итәчәк һәм өсте ябулы боз сараена нигез салыначак.

Казанның «Тасма» стадионындагы җиңел атлетика өчен йөгерү юлларына яңа рулонлы япма түшәлер дип көтелә. Республика спорт мәктәпләренә хоккей өчен яңа җиһазлар комплекты, боз катыру машиналары кайтару планлаштырыла. Яңа спорт объектын төзү буенча проект исә муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында тормышка ашырылачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, “Демография” илкүләм проекты кысаларында Кукмарада “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексына әзерлек максатыннан кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җайланмалары сатып алыначак.

Мәйданчык “Зилант” спорт мәктәбе артында урнаштырылачак. Аның зурлыгы 27x11,5 метрны тәшкил итә. Биредә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, халыкны массакүләм спортка тарту өчен 32 төр спорт җайланмасы урнаштыру планлаштырыла. Районда бүгенге көндә 28 универсаль спорт мәйданчыгы уңышлы эшләп килә.

2019 елда Түбән Үрәс һәм Урта Комарда баскетбол һәм волейбол мәйданчыклар ачылды. 2020 елда Күкшел һәм Березняк авылларында да әнә шундый корылмалар төзеләчәк.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев