Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда “Спорт-тормыш нормасы” проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы төзелде

“Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмарада да шундый ук мәйданчык барлыкка киләчәк

“Демография” илкүләм проекты кысаларында 2019 елда “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Моннан тыш “Спорт - тормыш нормасы” программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында - ике баскетбол-волейбол, Сарман районында исә тренажерлар мәйданчыгы файдалануга тапшырылган.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында Кукмарада “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексына әзерлек максатыннан кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җайланмалары сатып алыначак.

Мәйданчык “Зилант” спорт мәктәбе артында урнаштырылачак. Аның зурлыгы 27x11,5 метрны тәшкил итә. Биредә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, халыкны массакүләм спортка тарту өчен 32 төр спорт җайланмасы урнаштыру планлаштырыла. Районда бүгенге көндә 28 универсаль спорт мәйданчыгы уңышлы эшләп килә.

2019 елда Түбән Үрәс һәм Урта Комарда баскетбол һәм волейбол мәйданчыклар ачылды. 2020 елда Күкшел һәм Березняк авылларында да әнә шундый корылмалар төзеләчәк.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев