Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проект буенча республикада 2,5 мең гектарда урман торгызу эше башкарылган

2020 елда федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, 2019 елда Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылган.

«Узган ел республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – ди Илгизәр Зарипов.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда урманнарны киселгән агачлардан, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындыру мәйданы 2598 гектар булды, һәлак булган урман агачлары мәйданы 1128 гектар тәшкил итте, дип өстәде ул. Шул ук вакытта «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман агачлары мәйданына карата» максатчан индикаторы 2019 елда 67,5 процент булды, бу планның 108 процентын тәшкил итә.

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.

Әлеге акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты – урман утырту һәм урман чистартуны 2024 елда 100 процентта башкару.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X