Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Якташыбыз җир җиләгеннән кайнатманы ничек ясый?

Тәмле булсын!

Кирәкле кушылмалар:

  • 3 килограмм чистартылган җир җиләге,
  • 3 килограмм шикәр комы.

Иң элек зур савытка чистартылган җиләкне салам, шуңа 1 килограмм шикәр комы кушып, 5-6 сәгатькә калдырам. Шулай эшләгәндә җиләкләрдән сок бүленеп чыга. Зур кәстрүл алып, калган 2 килограмм шикәр комын салам да җиләкләрдән бүленеп чыккан сокны өстим. Аннан газ плитәсенә сүрән утка куеп, шикәрнең тулысынча эреп беткәнен көтәм. Соңыннан савыттагы җиләкләрне кушып, барысын бергә тагын 30 минут чамасы кайнатам. Әзер кайнатманы кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырам.

Мәдинә, Манзарас

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X