Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Райондашыбыз Гөлүсә Хөсәеновадан патшабикәләр торты рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәкле кушылмалар:

200 грамм сыер мае, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2-3 стакан он.

Эчлек өчен:

400 грамм эремчек, 2-3 йомырка, 1-2 уч йөзем җимеше, тәменчә шикәр комы.

Бизәү өчен:

4-5 аш кашыгы сыер мае, 2 аш кашыгы какао-порошогы.

Йомшак сыер маен он белән уарга, шикәр комы һәм камыр көпшәкләндергеч салырга. Барлыкка килгән уалучан массаны ике өлешкә бүләргә.
Эчлек өчен эремчек, йомырка, йөзем җимеше һәм тәменчә шикәр комын бергә кушарга.

Майлаган табага иң элек ярты өлеш валчыкны җәергә, аннан эчлек салырга, калган икенче өлеш валчыкны эремчекле масса өстенә сибәргә. Соңыннан йомшарган сыер мае белән какао-порошогын кушып җәергә. Духовкада 180-200 градуста 20-25 минут пешерергә.

Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА (РӘХМӘТУЛЛИНА), Зур Сәрдек

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X