Файдалы киңәшләр

Мартта бакча эшләре

Март башындагы кояшлы көннәр агачлар өчен бик куркыныч була: еш кына аларның кабыклары пешә, бигрәк тә яшь агачларның.

Әгәр акшарларга өлгермәгәнсез икән, агачның туфрактан өске өлешен ачык төстәге кәгазь яки газета белән төрергә кирәк.

Агачларның куяннар һәм тычканнар кимереп зарарлаган җирләрен күрүгә, аңа бакча сумаласы сыларга кирәк. Сумала сылагач, пленка белән тыгызлап бәйләп куялар. Пленка булмаса, кара кәгазь дә ярый.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев