Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмарада яшәүче Рафилә Фәттаховадан кабак ашы рецепты

Уңган хуҗабикәләр кабактан күптөрле тәмле ризыклар әзерлиләр, мәсәлән:

- кабак, дөге, йөзем җимеше кушып - ботка;

- кабак, бәрәңге, ит, суган кушып - өчпочмак;

- кабак, дөге, йөзем җимеше, корт, сыер мае кушып - гөбәдия;

- дөгене бүрттереп, кипкән алманы иттарткычтан чыгарып, кабак, сыер мае, йөзем җимеше, шикәр кушып - бөккән;

- кабакны эре угычтан кырып, лимон, әфлисунны иттарткычтан чыгарып, сыер мае һәм шикәр кушып пирог эчлеге яки шушы ук ысул белән сыер мае кушмыйча варенье кайнатсаң була.

Болардан тыш, кабак кушылган аш та пешереп була. Майсызрак итне турап, шулпаны пешәргә куябыз. Пешеп җиткәндә, саламлап туралган бәрәңге, кыргычтан уып кабак салабыз. Дүрт кешегә ике калын телем кабак җитә. Аш туклыклырак булсын өчен, әз генә дөге өстәргә мөмкин. Кишер белән суганны майда җиңелчә кыздырабыз. Кирәгенчә тоз, лавр яфрагы, кабыгы чистартылган 3-4 телем лимон һәм 3-4 аш кашыгы томат соусы өстибез. Соус белән лимон ашка аерым тәм бирә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk