Төсе ачыграк булган саен, чәйнең сыйфаты югарырак.
Чәйнең сыйфатын төсенә карап ачыклый аласыз. Ул ачык яшелдән караңгы яшелгә кадәр булырга мөмкин. Төсе ачыграк булган саен, чәйнең сыйфаты югарырак.
- Бармак белән уып, чәйне тикшереп карап була. Төерләнсә — киптереп җиткермәгәннәр. Мондый чәй озак сакланмый. Ә иске чәй порошок сыман уыла.
- Чәйне марттан майга, сентябрьдән октябрьгә кадәр җыялар. Шуңа күрә аның әзерләнү вакытын тикшерегез, шушы елгысы яхшырак.
- Фольгага төрелгән эре яфраклы чәй алырга тырышыгыз. Ул чәйне дым һәм кояш нурларыннан саклый.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев