Чарада Әгерҗе, Арча, Кукмара, Менделеевск, Саба районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр катнашты.
Олыяз мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чарада Татарстанның төрле районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр үз нәсел тарихларын тәкъдим итте, буыннар бәйләнешен һәм милли мирасны саклауның әһәмиятен күрсәтте. Фестиваль кысаларында без Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән әңгәмә кордык.
— Гөлнара ханым, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» фестивале ничек барлыкка килде?
— Әлеге фестиваль шәҗәрәләр конкурсы үткәрелә башлаган чорда туды. Без кешеләрнең үз нәселләре белән нык кызыксына башлавын күрдек: алар гаилә тарихларын өйрәнә, милли ризыклар, киемнәр, тарихи ядкарьләр турында мәгълүмат туплый. Шушы эшчәнлек нигезендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» дип аталган республика фестивале формалашты. Ул беренче тапкыр Кукмарада уздырылды, һәм без ул вакытта катнашкан гаиләләрне бүген дә җылы хисләр белән искә алабыз.

— «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» фестиваленең төп максаты нидә?
— Фестивальнең асылы — гаилә кыйммәтләрен саклау һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихы бар, һәм алар аша без халкыбызның бай мирасын, тирән тамырлы гореф-гадәтләрен күрә алабыз. Мондый чаралар кешеләрне үз тамырларын онытмаска, ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт белән карарга өнди.

— Бүгенге көндә фестивальнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Бу гади генә конкурс түгел, ә зур мәдәни хәрәкәт. Ул төрле районнардан килгән гаиләләрне берләштерә, аларга үз тарихларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар яшь буында да кызыксыну уята, гаиләгә, тарихка карата җаваплылык тәрбияли. Безне Кукмара районы быел да бик җылы каршы алды, бу да фестивальнең кешеләр өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә.

— Олыязда узган зона этабы сездә нинди тәэсирләр калдырды?
— Олыязда узган зона этабы бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бирегә Әгерҗе, Арча, Кукмара, Менделеевск, Саба районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр катнашты. Һәрберсе үз нәселен зур хөрмәт белән тәкъдим итте, чыгышлар эчтәлекле, тирән мәгънәле булды. Өстәлләрне бизәгән милли ризыклар, кул эшләре халкыбызның уңганлыгын, осталыгын күрсәтте. Иң мөһиме — без гаиләләрнең үз тарихларына битараф булмавын, аны сакларга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә омтылуын күрдек.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев