Кукмара утарына керүчеләр Кукмара металл савыт-сабалар, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, Лубян урман-техник көллияте алып килгән продукцияләрне кызыксынып карадылар, сатып алучылар да шактый иде.
Рәсәй күләмендә үтә торган Бөтенроссия авыл Сабантуйларында Татарстаныбызны Кукмара утары белән тәкъдим итү матур традициягә әверелде. Пенза өлкәсенең Дәхтәрни (Кече Труев) авылында үткән XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданында да кукмаралылар утары татар халкының мәдәниятен, бай тарихын һәм бүгенге казанышларын күрсәтү киңлеге булды. Янәшәдә генә Пенза өлкәсенең ун районы әзерләгән мәйданчыклар шулай ук биредә яшәүче татар халкының яшәешен чагылдырды.
Пенза якларына, биредә булачак Сабантуй мәйданына без бер көн алдан иртәнге сәгать алтыда килеп җиттек. Уңайлы автобуслардан төшкәндә еламсырак иртә, салкын һава һәм төне буе яуган яңгырдан соң калган дымлы җир өсте каршы алса да, көн дәвамында бер генә дә яңгыр тамчысы төшмәде. Һәм Сабантуй иртәсе якты, кояшлы көн белән башланып китте.

Әлбәттә, табигатьнең мондый матур бүләге күңелләрне дә күтәрде. Кукмара утары эчендә яңгыраган матур татар җырлары һәм көйләре, ап-ак итеп акшарланган мичтә янып торучы шыгырдап кипкән каен утынының төтен исе һәм соңгы әзерлек эшләре бик тиздән татар халкының милли бәйрәме башлануын күрсәтә иде. Сүз уңаеннан, Зур Кукмара урта мәктәбе хезмәткәрләре әзерләгән мич коймагына бу көнне сорау аеруча зур булды. Дәрәҗәле кунаклар да Татарстан Республикасы Рәисенең әнисе, Югары Өскебаш авылында туган Вәсига Миннеханова реөепты буенча әзерләнгән Әмир Хәләүтдинов пешергән коймакка югары бәя бирде.
Быелгы Сабантуйга Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар килде һәм 20 гектардан артык мәйдан барлыгы 70 меңнән артык кешене кабул итте. «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре арасында Луганск, Донецк, Краснодар, Ульян, Саратов, Тамбов, Астрахань, Түбән Новгород кебек төбәкләрдән килүчеләрне күрү күңелдә милләтебез өчен горурлык хисен тагын да колачлабрак уятты.
Сабантуйны рәсми ачу тантанасында Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко үз чыгышында Сабантуйның борынгыдан билгеләп үтелүен, бүген аның бөтен илнең гомумхалык байлыгына әйләнүен, Россия халкын берләштерүче, аның бердәмлеген һәм традицияләр күптөрлелеген символлаштыручы символ булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, бүген әлеге бәйрәм Россиянең бөтен халыкларын берләштерә торган мәйдан, диде. Ул үз чыгышында бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән актив милләттәшләребезне бүләкләде.

Сабантуйның төп сәхнәсендә Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җырчылары һәм иҗат коллективларның концерты барса (алар кичтән Кузнецк шәһәренең үзәк мәйданында зур концерт оештырганнар иде инде), Кукмара утарында гармунчыларның «Баламишкин» халык ансамбле, район мәдәният йортының «Сердәш» халык вокаль ансамбле, Зур Сәрдекнең «Чәчкә» халык бию ансамбле, «Сердәш» фольклор ансамбле, «Сәйлән» халык ансамбле һәм аерым башкарчыларның чыгышларын иркенләп карап утыручылар бик күп булды. Биредә чын мәгънәсендә бию һәм дуслык рухы белән тулган бәйрәм барды. Бәйрәм ахырында таба якынлашканда тамашачыларның килеп кат-кат рәхмәт әйтүләре түгелгән көч һәм хезмәтнең юкка булмавына зур бәя булды.
Кукмара утарына керүчеләр Кукмара металл савыт-сабалар, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, Лубян урман-техник көллияте алып килгән продукцияләрне кызыксынып карадылар, сатып алучылар да шактый иде.

Шулай ук татар өен чагылдырган, Кукмара төбәк музее оештырган музей экспонатларының матур итеп бирелешенә дә игътибар зур булды. Утар янәшәсендә кукмаралылар тагын бер махсус мәйданчык оештырган иде. Биредә балалар гына түгел, яшьләр һәм өлкәннәр дә спорт һәм татар халык уеннарында үзләрен сынадылар, Кукмара шәһәрендәге балалар бакчалары мөдирләре оештырган мастер-классларда катнаштылар. Бәйрәмнең башка мәйданчыкларында да халкыбызның милли уеннары гөрләде — гер күтәрү, су тутырылган чиләкләр белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән көрәш, капчык киеп йөгерү һәм башка уеннар халыкның активлыгы белән күңелле узды. Аркан тарту, кул көрәше, пляж волейболын да тамаша кылучылар күп иде.

Сабантуйның иң кульминацион ноктасы, әлбәттә Россиянең иң яхшы чабышлары катнашында ат чабышлары һәм билбау көрәше булды. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр килгән иде. Ә бәйрәмнең төп батыры булып Татарстаннан килгән, Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Сабантуйларда 38 автомобиль откан Раил Нургалиев калды. Сабантуй батырына Рөстәм Миңнеханов төп бүләк — автомобиль ачкычын тапшырды.
2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсенең борынгы татар авылларның берсе булган Әсәкәй авылында үтәчәк. Бөтенроссия авыл Сабан туеның күчмә символы «Тулпар Ат» ны, ягъни Сабантуй эстафетасын Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары — беренче вице-губернаторы — Оренбург өлкәсенең авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры Сергей Балыкинга тапшырды. Димәк, Әсәкәйдә очрашканга кадәр!

Тарихка күз салсак, Олы һәм Кече Труев авылларына якынча 450 ел. Дәхтәрни (Кече Труев) авылы Иван Грозный патшалык иткән чорда нараттан дегет чыгару буенча промысел үзәге буларак барлыкка килгән (халыкча исеме Дегтярка, Дәхтәрни шуннан килеп чыккан). Аксакаллар әйтүенчә, мөселман динен саклау өчен, түзә алмаслык тормыш шартлары аркасында, үзләренең бай җирләрен һәм кенәзлекләрен ташлап, Труев елгасы башына Тамбов өлкәсенең Төмән авылыннан 7 гаилә (хуҗалык) килеп урнашкан. Авылның исеме дә шуннан барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта Кече Труев авылында 400гә якын йорт бар, халык саны 1340 кеше. Башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, спорт залы, спорт мәйданчыгы, футбол кыры һәм шугалак, мәдәният йорты, ФАП, ике мәчет эшли, ә XIX гасырның агач мәчете архитектура һәйкәле булып тора, шуның янәшәсенә үк заманча мәчет бинасы салынган. Дәхтәрни авылының урамнары киң. Элеккедән калган йортлар янәшәсендә ике-өч катлы йортлар төзелгән. Авылда яшәүчеләр ярым фабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә, Пензадагы мебель фабрикасында һәм Мәскәү шәһәренә барып вахта методы белән эшли.

Сабантуйда пензалылар яңа гастрономия биеклеген яулап, бер тонна татарча азу әзерләделәр. Бу — данлы традициянең дәвамы: Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда шеф-поварлар гомуми авырлыгы 857 килограммнан артык булган 3 414 порция азу әзерләгәннәр иде. Бу ул чакта илнең рекорды булды. Ә быелгы Бөтенроссия сабантуенда исә рекорд яңартылып, яңа биек яуланды. 1 тонна татар азуын Казаннан килгән шеф-пешекче Руслан Асташкин җитәкчелегендәге алты пешекче әзерләгән. Шеф-пешекче Анатолий Котов әйтүенчә, 1 тонна азу пешерү өчен 120шәр килограмм суган һәм тозлы кыяр, 320 килограмм сыер ите, 360 килограмм бәрәңге, 20 килограмм томат пастасы кирәк булган. Шулай итеп, яңа Россия рекорды куелды! Казаннан килгән «Россия рекордларының гастрономия китабы» редакторы Илдар Тәкиуллин татарча 1000 килограмм азу гастрономия рекордын теркәде. Бу ризыкны теләгән һәркем ашап карый алды.
Фото: Лилия Нургалиева, Лилия Матвеева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев