Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Павел Маслов әйтүенчә, XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында үткәрелә.
26-27 июньдә Пенза өлкәсендә татар халкының милли бәйрәме — XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе үтә. 26 июньдә Кузнецк шәһәренең үзәк мәйданында чараның бер өлеше — Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасының җырчылары һәм иҗат эшлеклеләренең концерт программасы була. Ә төп спорт һәм мәдәни вакыйгалар Кузнецк районының Кече Труев авылында икенче көнне — 27 июньдә булачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел анда 50 меңгә якын кунак көтелә, Россиянең 36 төбәгеннән делегацияләр, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре киләчәк.
.jpg)
Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Павел Маслов әйтүенчә, XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында үткәрелә.
«Бу вакыйга Россия халыклары бердәмлеге елында әһәмиятле булачак һәм ул мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Бәйрәм спортны, мәдәниятне һәм халык традицияләрен берләштерүче якты вакыйгага әвереләчәк. Сабантуй татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, бөтен төбәк халкы өчен әһәмиятле чара, мәдәни багланышларны һәм милли бердәмлекне ныгыту юлында тагын бер адым булачак», — дип ассызыклады ул.
.jpg)
Масштаблы вакыйга 20 гектар тирәсе мәйданда узачак. Татар халкының мәдәниятен, бай тарихын һәм хәзерге казанышларын күрсәтү өчен уникаль пространство оештырылачак. Традиция буенча бу максатлар өчен Кукмара районы тарафыннан Татар утары төзелде. Тагын 10 милли хуҗалык Пенза өлкәсенең татар халкы тупланып яшәгән районнарыннан торачак. Хәләл продукция җитештерүчеләрнең сәүдә рәтләре эшләячәк. Бәйрәм кунаклары традицион милли ризыклардан — өчпочмак, кыстыбый, чәкчәкләрдән авыз итә алачак. Һөнәрчеләр һәм халык осталары мастер-класслары узачак.
Оештыру комитетын губернатор Олег Мельниченко җитәкли.
.jpg)
Әлеге масштаблы зур бәйрәмдә безнең Кукмара районы вәкилләре дә катнаша. Гармунчыларның «Баламишкин» халык ансамбле, район мәдәният йортының «Сердәш» халык вокаль ансамбле, Зур Сәрдекнең «Чәчкә» халык бию ансамбле, «Сердәш» фольклор ансамбле, аерым башкаручылар: Гөлшат Ризванова, Илназ Гыйльметдинов, Алмаз Харисовларның чыгышлары бәйрәмгә нур өстәр.
.jpg)
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев