Кеше вафатыннан соң 40 «Йәсин» сүрәсен укуны ниятләү һәм укыганнан соң багышлау үрнәге
Без төрле, әмма бердәм

Кеше вафатыннан соң 40 «Йәсин» сүрәсен укуны ниятләү һәм укыганнан соң багышлау үрнәге

Вафат булган якыннарыбызга җиңеллек, ярлыкау һәм әҗер-савап сорап, ихлас дога кылыйк.

I. КЕРЕШ-АҢЛАТМА

Мөбарәк хәдисләрнең берсендә «Йәсин» сүрәсен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм «Коръәннең йөрәге» дип атады (Тирмизи җыентыгы). Аллаһның берлеге, Кыямәт көнендәге кубарылу һәм җавап бирү турында хәбәр иткән әлеге сүрәне еш уку, хасил булган әҗер-савапларны әрвахларга багышлау халкыбызның күркәм гореф-гадәте булып санала.

Коръән уку — ул шәхси гыйбадәт. Һәркемнең нинди дә булса сүрәне укып Аллаһы Тәгаләдән:

«Шушы Коръән аятьләрен укыган өчен әҗер-савап бирсәң, ий Раббым, минем вафат булган газиз әниемнең рухына да шул әҗер-савапларны ирештерсәң иде», — дип сорарга хакы бар.

Ирешәме савап, юкмы — монысын Аллаһ хәл итә. Ә укыган кеше бакыйлыкка күчкән туганының, әйтик, әнкәсенең рухын сөендерәсе килә, чөнки хәдисләрдән андый мөмкинлек бар икәне билгеле (бигрәк тә балаларның үз ата-аналары өчен сорау хәерле санала).

Шәригать буенча вафат булган кеше исеменнән корбан да чалырга рөхсәт, сәдака бирергә, ураза тотарга да мөмкин (бу сахих хәдисләр белән раслана). Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелгән сахих хәдисләр нигезендә үлгән кеше исеменнән хәтта хаҗ кылырга да рөхсәт ителә. Шуңа күрә галимнәр вафат булган туганнарыбыз, кардәшләребез рухына багышлап Коръән укуны рөхсәт итеп, моны бик яхшы, хуплана торган мөстәхәб гамәлләр рәтенә кертә. Шулай булгач, укыйк һәм вафат булган якыннарыбызга җиңеллек, ярлыкау һәм әҗер-савап сорап, ихлас дога кылыйк.

II. НИЯТЛӘҮ

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмин. Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...

Йә Раббым Аллаһ... Бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, ике җиһанга нур итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең Кыямәт көнендәге шәфәгатен өмет итеп, фәлән улы (кызы) фәләннең рухына ирештерү өчен 40 көн дәвамында «Йәсин» сүрәсен 40 мәртәбә укып чыгарга ниятләдем. Йә Раббым! Шушы эшемне миңа җиңеләйтеп, башкарып чыгарга ярдәм ит...

Йә Раббым Аллаһ! Шушы аятьләр укылганнан хасил булган әҗер-савапларны фәлән улы (кызы) фәләннең фани дөньяда яшәгәндә кылган хата-кимчелекләренең, гөнаһларының ярлыкануына сәбәп кылсаң иде, кабердәге хәле җиңеләйтелеп, фәлән улы (кызы) фәлән кабер газабыннан һәм ахирәттәге ут газабыннан имин булып, Җәһәннәм газапларыннан котылса иде.

Йә Раббым Аллаһ! Шушы укылачак «Йәсин» сүрәсенең саваплары бәрабәренә фәлән улы (кызы) фәләннең кабердәге хәлен җиңеләйтеп, рухын шат кылсаң иде!

Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмин... Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.

III. УКЫП БЕТЕРГӘЧ БАГЫШЛАУ

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмин. Әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...

Йә Раббым... Бер Үзеңә шөкер итәбез, хәмед-сәнәләребезне җиткерәбез... Йә Раббым! Шушы 40 "Йәсин"не Үзеңнең бөек Рәхмәтең белән укып чыгарга насыйп иттең. Ий Раббым Аллаһ... Шушы 40 көн дәвамында укылган 40 "Йәсин«не кабул ит! Укыганда хасил булган хата-кимчелекләрне Үзеңнең чиксез рәхмәтең, мәрхәмәтең илә гафу ит...

Йә Раббыбыз Аллаһ! Шушы Коръән аятьләре укылганнан хасил булган әҗер-савапларны барча галәмнәргә нур вә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең рух-шәрифенә ирештерсәң иде, һәм безгә, Адәм балаларына Кыямәт көнендә аның шәфәгатен насыйп итсәң иде.

Йә Раббыбыз Аллаһ! Шушы 40 көн дәвамында «Йәсин» сүрәсен укудан хасил булган әҗер-савапларны вафат булган туганым (әбием, бабам, әтием, әнием...) фәлән улы (кызы) фәләннең рухына багышлыйм. Аның дөньялыкта кылган гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләрен ярлыка, савапларын арттыр, ята торган каберен нурлы, якты кыл, шушы укылган аятьләрнең хакына кабер газапларын өстеннән күтәр, җанына тынычлык, рәхәтлек бир...

Ий Раббыбыз Аллаһ! Шушы укылган 40 «Йәсин» фәлән улы (кызы) фәләнгә Кыямәт көненә тикле изге дога, рухи азык — җан азыгы булып торса иде, каберендә нур, Мәхшәр мәйданындагы мизанда яклаучы, Сиратта юлдаш булса иде, әәмиин... Кыямәт көнендә гөнаһлары ярлыканып җиңел хисап белән Җәннәтләргә ирешергә насыйп булса иде. Әәмиин...

Сүбехәәнә Раббикә Раббил гыйззәти гәммәә йәсыфүүн, үә сәләәмүн гәләл мүрсәлиин, үәлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин... Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин... Аллаһү әкбәр үә лилләәһил хәмд(е).

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев