Фоторепортаж: Кукмара мәдрәсәсенең чыгарылыш укучыларына шаһәдәтнамәләр тапшырылды
Без төрле, әмма бердәм

Фоторепортаж: Кукмара мәдрәсәсенең чыгарылыш укучыларына шаһәдәтнамәләр тапшырылды

Мәдрәсә директоры Ришат Курамшин сүзләренә караганда, быел уку йортын барлыгы 97 кеше тәмамлый.

Кукмара мәдрәсәсенең 2025–2026 уку елы чыгарылыш укучыларына шаһәдәтнамәләр тапшыру тантанасы Кукмараның үзәк мәчетендә узды. Мәдрәсәнең 28 еллык тарихы бар: ул беренче шәкертләрен мәчет бинасында кабул иткән булса, 2009 елда өч катлы яңа мәдрәсә бинасы файдалануга тапшырылган. Бу исә уку шартларын тагын да яхшыртырга, башлангыч белем белән генә чикләнмичә, һөнәри дини белем бирүче уку йорты буларак та эшчәнлек алып барырга мөмкинлек тудырган.

Мәдрәсә директоры Ришат Курамшин сүзләренә караганда, быел уку йортын барлыгы 97 кеше тәмамлый. Аларның 20се — һөнәри, ә 77се башлангыч бүлектә белем алган. Шәкертләрнең 44е — ир-егетләр, 53е — хатын-кызлар.

— Шунысы сөенечле: мәдрәсәне тәмамлаучыларның шактые дин юлында хезмәт итә. Районыбызда эшләп килүче 70тән артык мәхәлләнең 55ендә безнең шәкертләр имам вазыйфасын башкара. Мәчетләр каршында оештырылган курсларда да безнең укучылар халыкка башлангыч дини белем бирә. Ир-атлар — имам ярдәмчесе, мөәзин булып хезмәт итә, хатын-кызлар исә абыстай яки абыстай ярдәмчесе булып тора. Шулай итеп, мәдрәсәбезне тәмамлаучылар үзләре өчен генә түгел, халыкка да файда китереп яши. Ә мәдрәсә эшчәнлегенең төп максаты — халык күңелен сафландыру, җәмгыятьне әхлаклы-әдәпле итүгә саллы өлеш кертү, — дип сөйләде Ришат Курамшин.

Мәдрәсәдә белем алучыларның географиясе дә шактый киң. Шәкертләрнең күпчелеге Кукмара районының утызлап авылыннан булса, шулай ук күрше Саба, Мамадыш, Нократ Аланы районнарыннан, хәтта Аксубайдан килеп тә дини гыйлем алучылар бар.

Тантаналы чара мөгаллимнәрнең җылы теләкләре, укучыларның рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Кулларына шаһәдәтнамә алган бәхетле шәкертләр олы тормыш юлына тәүге адымнарын ясады.

Чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев шаһәдәтнамәнең ниндидер юлның азагы түгел, ә яңа башлангыч булуын ассызыклады.

— Раббыбыз Аллаһ алган гыйлемнәребезне файдалы итеп, хәерле гамәлләр кылырга насыйп итсен. Динебездә һәр эш нияткә карап бәяләнә дигән хәдис бар. Шулай ук һәр эшнең ахырына карап бәя бирелә дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый. Шуңа күрә бүген сез, шаһәдәтнамә алып, олы гыйлем юлына аяк басасыз. Белемне капчыкка салып күтәреп йөреп булмый. Бүген бер аятьне аңладыгыз икән — шуңа карап гамәл кылыгыз, хәдисләрне өйрәнеп, гыйлемегезне арттырыгыз. Остазларыгызның әдәп-әхлагын үзегездә булдырырга тырышыгыз. Үзегез дә башкалар өчен күркәм үрнәк булыгыз. Мәдрәсәгә укырга килгәндә күбегез «үзем өчен генә укыйм» дип әйткәндер, әмма онытмагыз: мәдрәсәне тәмамлагач, сез инде өммәт өчен җавап тотасыз. Мөселманнар турында кешеләр безгә карап фикер йөртәчәк, — диде Рәдиф хәзрәт, үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев