Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Әсән-Елга авылында «Чишмә бәйрәме» гөрләде

Кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, бәйрәмнән ямь тапты.

Әсән-Елга авылының Акъяр чишмәсе янәдән җыр-моң сөючеләрне үз янына җыйды. Табигать кочагында узган «Чишмә бәйрәме» авыл халкы һәм кунаклар өчен истәлекле вакыйгага әверелде.

Чишмә — табигатьнең иң кадерле бүләкләренең берсе. Ул саф суы белән кешеләргә яшәү көче бирә, тирә-юньне матурлый. Чишмәләрне саклау, чиста тоту һәм киләчәк буыннарга тапшыру — һәркемнең изге бурычы. Шуңа күрә Әсән-Елгада үткәрелгән «Чишмә бәйрәме» табигатькә мәхәббәтне, туган якка хөрмәтне һәм бердәмлек рухын чагылдырган күркәм чара булды.

Бәйрәм Шамил хәзрәтнең Коръән аятьләре укуы һәм дога кылуы белән башланып китте. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин һәм Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов катнашып, бәйрәм уңаеннан җылы котлауларын җиткерделәр.

Мәйданга җыелган халыкның күплеге үзе үк бәйрәмнең никадәр көтеп алынуын күрсәтте. Мәйданда алма төшәр урын да юк иде. Сәхнәдә чыгыш ясаган артистлар тамашачыларга матур җырлар бүләк иттеләр.

Кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, бәйрәмнән ямь тапты. Кичәнең иң матур мизгелләренең берсе булып күкне яктырткан бәйрәм салюты булды.

«Чишмә бәйрәме» күңелләрдә җылы хатирәләр калдырып, күтәренке рухта тәмамланды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев