Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Урал» хуҗалыгы механизаторы Рафис Галимов: Иртә яздан кар төшкәнче күз алдыннан кара җир китми

Ул егерме сигез ел тракторда хезмәт куя.

Рафис Галимов Балыклы авылыннан. Олыяз мәктәбен тәмамлаганнан соң, Янилдә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән.

Егет Ватан алдындагы бурычын Вологодск өлкәсендәге юл-төзелеш частенда узган. Аннан кайтканнан соң, ул, артык сайланып тормыйча гына «Урал» хуҗалыгында эшкә урнашып, Т-40 тракторына утырган. «Әмма вакытны кире кайтарып булса, шәһәр тормышын сайлар идем, ни генә дисәң дә, авылда эш күп. Шәһәр халкы су да коена, гөмбәсен дә җыя, ял итәргә дә йөри. Безнең ул гөмбәне чыктымы икән дип карарга да вакыт юк», - диде, елмаеп.

«Элек хуҗалыкта нинди эш бар, шуны башкардык: тирес тә түктек, терлек азыгы да ташыдык... Ә бу тракторны 2007 елда Киндеригә барып алып кайттым, үзем күргәнче, кечкенәрәк техникадыр дип уйлаган идем, ә ул менә нинди булып чыкты! Ундүртенче сезонын эшли инде, бөтен уңайлыклары каралган, моңарчы авыр хәлдә калдырганы булмады, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Шулай ук минем МТЗ тракторы да бар, кыш көне кирәк булганда аның белән ферма тирәсендәге эшләрдә катнашам. Быелгы корылык уңышка гына түгел, техникаларга да зыян китерде. Туфракта дым юк, җир каткан, сукалавы да авыр, агрегат артыннан зур-зур кәсләр утырып кала. Хәтта җир куенына иңдерелгән көзге культуралар да туфракны ертып чыга алмый тилмерә. Егерме сигез ел эшләү вакытында мондый ел күргән юк иде. Әйе, 2010 ел да бик эссе килде, әмма бу кадәр үк авыр булмады кебек. Чәчү белән генә эш бетми бит, бөртекләр тишелеп чыкканчы кайгырып торасы. Алар, башларын калкытып, күзгә күренә башлагач, тынычланып китәсең. Аннан соң безнең хуҗалыкта башкарылган эшнең сыйфатына карап билге куялар, шуның нигезендә хезмәт хакы билгелиләр», - диде механизатор.

Рафис абый яз, көз айларында чәчүдә катнаша, басулардан азык катнашмасын җыеп алгач, чәчүгә җир әзерли, бүгенге көндә туфракны тирәнәйтеп эшкәртүдә эшли. Әмма әйләндереп сукалауга җитми инде, ди тәҗрибәле механизатор. Иртә яздан кар төшкәнче, күз алдыннан кара җир китми, дип елмая ул. Тик шунысы начар: җәй көне вакыт җиткереп булмаса, кышын элеккеге кебек эш юк, тик торырга туры килә, ә тормыш көтәргә кирәк, дигән фикерләре белән дә уртаклашты ул. 

Галимовлар шәхси хуҗалыкларында үгезләр асрыйлар. Терлек азыгы белән исә хуҗалык ярдәм итә, хезмәт көннәре, пай җирләре өчен ашлык, печән, саламын алганнар. Рафис абыйның тормыш иптәше Гөлчәчәк исемле, ул да хуҗалыкта хезмәт куя икән, ә кызлары бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk