“Урал” хуҗалыгыннан Илнур Бәдретдинов – арпа суктыруда беренче
Авыл хуҗалыгы

“Урал” хуҗалыгыннан Илнур Бәдретдинов – арпа суктыруда беренче

"Урал" хуҗалыгыннан Илнур Бәдретдинов арпа суктыруда эшли. Җитез, өлгер бу егет райондагы ярыш шартлары буенча беренчелекне яулаган икән. Хуҗалыкта әлеге культура 1500 гектарны били. Хәзерге вакытка 440 гектарындагы уңыш җыеп алынып, амбарларга озатылган.

Айдар Балыклы авылыннан. Кукмара аграр көллиятенә укырга кергән елларда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән ул. Армия сафларыннан кайткачкыр корабын үзе иярләгән. Ә урак вакыты тәмамланганнан соң МТЗ-920 тракторына утыра.
-Уракта алтынчы сезон катнашам. Ярдәмчем - туганнан туган энем Айдар Бәдретдинов белән килешеп эшлибез, - диде ул.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев