Социаль челтәрләр һәм чын тормыш: һәркем үзенчә бәхетле
Әйтер сүзем бар...

Социаль челтәрләр һәм чын тормыш: һәркем үзенчә бәхетле

Социаль челтәргә кеше үзенә ошаган фотолар гына куя.

Кайвакыт телефонны кулга алып, социаль челтәрләрне карап утырам. Берсе чит илләрдә йөри, икенчесе матур йорт алган, кемдер дуслары белән күңел ача, кемдер яңа машинасы белән мактана. Аларның тормышына карап, үзеңнекен күңелсез һәм бик гади итеп тоя башлыйсың.

Беркөнне үзем дә танышларымның ял иткән урыннарын, матур фотоларын карап утырдым. «Нигә минем тормышым аларныкы кебек түгел икән?» — дип уйлап куйдым. Тик бераздан бу бит тормышларының безгә күрсәтергә теләгән өлеше генә дигән фикергә килдем. Социаль челтәргә кеше үзенә ошаганын гына куя. Ә чын тормышта барысы да гел матур һәм җиңел генә бармый. Һәр кешенең үз юлы, үз мөмкинлеге, үз бәхете бар. 

Суфия, Кукмара районы

  • Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев