Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәлиуллина Илһамия Ярхәм кызының 55 яшьлек юбилее!

18 апреля 2023, 14:49

267

0

0

Зур Кукмара авылында яшәүче кадерле кешебез Вәлиуллина Илһамия Ярхәм кызының 20 апрельдә туган көне – 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыгызның хөрмәтен күреп, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, абыебыз Рәфкать белән тигез тормышта яшәвегезне телибез!

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ачык йөзле, йомшак сүзле, кадерле кешебез син! Янәшәбездә синең кебек киң күңелле, һәркемгә булышырга әзер торучы, киңәшче кеше булу белән бәхетле без. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә гел шулай бергә аралашып, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.

Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән МИННЕМУЛЛИНнар, ШӘЙХЕТДИНОВлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев