Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче әниебез Галиуллина Расиха Шәрип кызының күркәм юбилее. Әниебезгә бүген, 16 апрельдә 65 яшь тулды.
Әни, сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син без - өч балаңа тормыш бүләк итеп, безне кирәк вакытта яклап, кирәк вакытта саклап үстердең. Синдәге юмартлык, уңганлык, җор теллелек тормышның сикәлтәле юлларын исән-имин үтәргә, тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәтте. Әниебез, сиңа киләчәктә дә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, шатлык-сөенечләргә бай матур көннәр телибез.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең
Үзеңә дә савап булып кайтсын.
Әтиебез Фәйзелхак, Марат-Эльмира, Илнар, Эльмира-Айрат, оныкларыгыз.
Нет комментариев