Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхмәдиева Дания Сәйфелгали кызына 70 яшь тула!

18 апреля 2023, 14:48

250

0

0

Безнең элеккеге хезмәттәшебез, Кукмара шәһәрендә яшәүче Әхмәдиева Дания Сәйфелгали кызына иртәгә 70 яшь тула. 

Бу тормышны нечкә күңеле аша үзенчә яратуы, һәрнәрсәдән гаҗәеп матурлык күрә белүе белән үзенчәлекле ул Дания ханым. Киң күңелле, юмарт, кешелекле, туганчылыклы булу кебек сыйфатларны да  Аллаһы Тәгалә аңа мулдан бүләк иткән. 

Еллар салмак кына уза торсын,
Сез калыгыз яшьлек таңында. 
Сәламәтлек, имин, тыныч тормыш
Ташламасын сезне тагын да. 

Дания ханым, сезне ихластан гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Мәскәүдә гомер итүче улыгыз Булат һәм аның гаиләсенең уңышларына сөенеп, һәрдаим ярдәмнәрен тоеп, һәр көнне елмаеп каршы алырга насыйп булсын.  

Хөрмәт белән “Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев