Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур Сәрдек, Вахит клубларында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Зур Сәрдек мәдәният йортында төрле елларда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәрне чакырып Коръән ашы уздырганнар. Ул күптән түгел ремонт күргән китапханәнең фонд бүлмәсендә оештырлыган. Биредә кунаклар Коръән аятьләре тыңлаганнар, кайчандыр биредә хезмәт куйган, хәзер мәрхүм булган хезмәттәшләре рухына догалар кылганнар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Зур Сәрдек мәдәният йортында төрле елларда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәрне чакырып Коръән ашы уздырганнар. Ул күптән түгел ремонт күргән китапханәнең фонд бүлмәсендә оештырлыган. Биредә кунаклар Коръән аятьләре тыңлаганнар, кайчандыр биредә хезмәт куйган, хәзер мәрхүм булган хезмәттәшләре рухына догалар кылганнар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган китапханәче Равия апа, киномеханик Кадрия апа, Нүрия апалар яшьлекләрен искә алып төрле чыгышлар ясаганнар.

6 октябрьдә Вахит авылы мәдәният йортынын Спорт залында бик зурлап "Өлкәннәр бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә 150гә якын Янил һәм Вахит авылыннан өлкәннәр чакырылды. Өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачып, җырлашып-биешеп күңел ачтылар, үз теләкләрен житкерделәр. Өлкәннәргә үзләренең матур жырларын Шамил Шәфигуллин, Дилүс Нәбиев, Рәмзил Галиуллин, Нияз Кәримуллин, Рамазан Мотыйгуллин, Алия Данилова, Райхан Газизуллин, Алсу Гарифуллиналар бүләк итте. Үзләренең дәртле биюләрен "Җәүһәр" уртанчылар һәм зурлар төркеме (җитәкчесе Низамиева Гөлнара Ришат кызы), "Энҗе" зурлар төркеме (җитәкчесе Зарипова Венера Сонгәт кызы), "Сәйлән" кызлар һәм егетләр группасы (җитәкчесе Тимергалиева Нәзилә Әхмәтвәли кызы) бүләк итте. Бәйрәмне Вахит һәм Янил авылы мәдәният йорты мөдирләре Нәсыйха Нәбиева һәм Алия Даниловалар бик үзенчәлекле итеп алып бардылар.
Өлкәннәребез шушы бәйрәмне кызык, күңелле итеп үткәргәннәре өчен Вахитов исемендәге авыл хужалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновка һәм аның коллективына, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановка һәм аның коллективына, клуб мөдире Нәсыйха Нәбиевага, барлык катнашкан җырчы-биючелэргэ, мул өстәлне әзерләүдә зур өлеш керткән кызларга бик зур рәхмәтләрен житкереп, аларга зур уңышлар теләп таралыштылар.

фото: http://maks-portal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk