Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабаш авылында узачак “Бәрәңге” бәйрәмендә 42 кило бәрәңге пешереләчәк икән

"Хезмәт даны" газетасы сайтында (kukmor-rt.ru) Нормабаш авылында узачак "Бәрәңге" бәйрәме турында белдерүне укыгач, редакциягә дә, бәйрәмне оештыручыларга да кызыксынып шалтыратучылар шактый булды. Без әлеге проектның авторлары - Рәшит Минегалиев һәм Ринат Ганиевлар белән элемтәгә кердек. Бу әңгәмә газета укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. -Ни өчен кечкенә генә авыл...

"Хезмәт даны" газетасы сайтында (kukmor-rt.ru) Нормабаш авылында узачак "Бәрәңге" бәйрәме турында белдерүне укыгач, редакциягә дә, бәйрәмне оештыручыларга да кызыксынып шалтыратучылар шактый булды. Без әлеге проектның авторлары - Рәшит Минегалиев һәм Ринат Ганиевлар белән элемтәгә кердек. Бу әңгәмә газета укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

-Ни өчен кечкенә генә авыл - Нормабашта ярминкә үткәрергә булдыгыз?

Рәшит Минегалиев: - Хәзер 40лап кына йорт калса, кайчандыр ул 150ләп хуҗалыктан торган, мәдрәсәле, зур авыл булган. Авыл әле дә бетәргә җыенмый. Яңа йортлар да салалар, хуҗасыз калган өйләргә дә яшь гаиләләр урнаша тора. Клуб мөдиребез Вафирә Фәйзриева әледән-әле төрле чаралар уздыра. Быел ата-аналар, яшьләр көче белән клуб янына балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы да ясалды. Авыл бәйрәме, балыкчылар ярышы үткәрдек. 21 сентябрьдә исә Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтәргә булдык.

Быел аны клубта концерт куеп, уеннар оештырып кына түгел, киңрәк, зуррак итеп үткәрәсебез килде. Бәйрәм программасына ярминкә оештыруны да керттек. Ә ни өчен авылларда ярминкә булмаска тиеш, ди әле. 50-60нчы елларда һәр якшәмбедә Янил авылында зур базар була торган иде. Мин әле мәктәпкә укырга кергәнче үк ул базарга үземнең генә җәяү барганымны хәтерлим. Кинога, прәнниккә дигән акчаларны җыеп барып, бервакыт базардан мандолина да сатып алып кайттым эле. Әтиләр, әниләр Китәк базарына да еш йөрделәр.

Әлбәттә, Нормабашта атна саен ярминкә үткәреп булмас, әмма елга 2-3 тапкыр- яз-көз үткәреп карарга исәп бар. Без бу базарда нигездә орлык һәм азык-төлек бәрәңгесе сатуны күзалдында тотабыз.

-Ни өчен нәкъ менә бәрәңге?

Ринат Ганиев:- Күреп йөрибез, соңгы вакытта күмәк хуҗалыкларда да, шәхси бакчаларда да бәрәңге мәйданнары шактый кимеде. Үстергән мәйданнар да көтелгән уңышны бирми. Моның сәбәпләре күп төрле. Шуларның иң мөһиме-яхшы сортлар булмау. Кеше бакчасына каян таба, шуннан алып бәрәңге утырта. Ярминкәдә Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, Янилдәге аграр көллият мул уңыш бирә торган бәрәңге орлыклары сатачак. Фермер хуҗалыклары да килер, дип көтәбез. Быел райондагы сорт сынау участогында 45 сорт бәрәңге игелде. Аларның кайсылары безнең шартларга яраклы- шул сорауга да җавап алырсыз.

Ярминкәдә "Росселхознадзор" белгечләре үзләренең киңәшләрен бирәчәкләр. Ә бәрәңге бәясенә килгәндә, килосы 12 сумнан югары булмас, дип уйлыйбыз.

-"Бәрәңге бәйрәме"н ничек күз алдына китерәсез?

Рәшит Минегалиев: -Җыр-биюләр, уеннар, конкурслар, бүләкләр белән. Әлбәттә, үзәктә бәрәңге булачак. Авылдагы йортлар санынча-42 килограмм бәрәңге пешереләчәк. Ярминкәдә сатыла торган сортлы бәрәңгеләрне пешерәбез, сатып алучылар аларны татып карый алачак. Һәм, билгеле инде, самоварлар кайнап торачак. Лотерея призлары арасында да бәрәңге бар.

-Һәм боларның барысы да бушкамы?

Рәшит Минегалиев: буш әйбернең кадере булмый аның. Әмма бәя бик түбән булачак. Кыскасы, килегез, үкенмәссез!

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://zvezdachet.prosperous-tanya.com/rubric/1923238/friends/comments/page3.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk