Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүне чалбар хәл итте

Табигатьтә көз. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Ә йокыдан һаман да җәйге вакыт белән уяныла. Торырга иртәрәк, шуңа уйланып ята башлыйсың. Яшь, матур чаклар искә төшә... Без, авыл малайлары, яз җитүгә Сабантуйга әзерләнә башлый идек. Үземне белә башлаганнан бирле көрәшеп үстем. Кечкенә чакта йомыркага көрәштек, үсә төшкәч, бүләккә ситса-сөлгеләр бирәләр иде....

Табигатьтә көз. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Ә йокыдан һаман да җәйге вакыт белән уяныла. Торырга иртәрәк, шуңа уйланып ята башлыйсың. Яшь, матур чаклар искә төшә...

Без, авыл малайлары, яз җитүгә Сабантуйга әзерләнә башлый идек. Үземне белә башлаганнан бирле көрәшеп үстем. Кечкенә чакта йомыркага көрәштек, үсә төшкәч, бүләккә ситса-сөлгеләр бирәләр иде. 15-16 яшьләрдә инде батырлар белән бил алыша башладык. Бервакыт Янил сабан туенда миңа үзебезнең күрше егете, миннән ун яшькә олырак, таза гына гәүдәле Гера абый туры килде. Элек бит авырлык, вакыт, баллар буенча көрәшү юк иде. Син үзең 60 килограммлы булсаң да, 100 килограммлы кеше туры килергә мөмкин. Шулай Гера абый белән тартыша башладык, ул мине сала гына алмый бит сыртка. Мин кечкенә булсам да, бик җитез идем. Ачуы чыккандыр инде: тиз генә чалбар путасыннан эләктерде дә, баш аркылы сыртка салмакчы булды бу мине. Болай да барып чыкмады моның, әмма чалбарымның төбе җөеннән умырылып чыкты. Минем һаман да бирешәсем килми бит. Ертылган җөй һаман зурая бара, халык рәхәтләнеп көлә. Гера абыйны үзем дә ега алмыйм, ул миннән шактый авыррак. Менә шулай оялып, үземне күтәртеп кенә мәйданнан чыгып киттем. Өйгә кайтып, әниемә (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) чалбарны салып бирдем. Ул аны тегеп биргәннән соң, яңадан бәйрәмгә чыгып йөгердем. Сабантуй ахырына якынлашып килә иде инде.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk