Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлыкка чик юк

ТР Гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-майор Р. Хәбибуллин карары нигезендә Кукмара янгын сакчыллыгының каравыл начальнигы Ришат Газизуллин һәм янгын сүндерүче Зиннур Сәгыйтовлар "Янгында күрсәткән батырлык өчен" медале белән бүләкләнделәр.

Кукмараның Майский тыкрыгы урамы, 1 йортта янгын 2010 елның 16 декабрендә, кичке сәгать 9лар тирәсендә чыга. Янгын частена бу турыда йорт комитеты рәисе Лилия Аннина хәбәр итә. Бу вакыйга турында менә нәрсәләр сөйләде ул:
- Ишек шакыган тавышка барсам, дүртенче катта яшәүче Рафис абый Сибгатуллин: "Без янабыз, 01гә хәбәр ит әле", - ди. Мин ышанырга да белмичә аны-моны уйлаганчы, әни аларга йөгереп менеп тә китте. Шул арада өске каттан, әлеге фатирда яшәүче ике малай атылып төште. Аларның киемнәренә карап мин инде чыннан да янгын башланганын аңладым. Шул арада өстән ургылып куе кара төтен чыкты, баскычлар буйлап төшә башлады. Бу фатирга күптән түгел генә евроремонт ясаганнар иде, пластик такталар янып эрегәнлектән, тирә-юньгә зәһәр ис таралды. Без икенче катта яшибез, инде өченче катка менәрлек тә түгел иде. Янгын сүндерүчеләр күп кеше яши торган әлеге фатирда кеше калганмы-юкмы икәнен ачыклый башлагач, өч кешенең янгын эчендә калуы билгеле булды. Озак та үтми кулына 5 яшьлек Исламны күтәргән табиб-хирург Илһам Корбановның баскычтан төшкәнен күреп алдык , мин ул баланы одеялга төреп, ашыгыч ярдәм бүлегенә ашыктым. Яна торган фатирда тагын ике кеше - өлкән яшьтәге Зилә апа һәм аның 8 яшьлек оныгы Гөлназ калган иде.
Өч кешене үлемнән коткарган янгын сүндерүчеләр бу хәлне ничектер гадәти бер хәл кебек, бик җәелеп китмичә генә сөйләделәр. Ә бит алар тәвәккәллек күрсәтмәсә, өч гомер фаҗигале төстә өзелгән булыр иде.
-Фатир эчендә кеше калганын белгәч, кысылган һава аппаратын үзебезгә тоташтырдык та, ут эченә кереп киттек. Янгынны сүндерү, шуның белән беррәттән ут ялкыны, төтен эчендә калган кешеләрне дә эзләү безнең бурыч иде. 5 яшьлек малайны зал идәненнән таптык. Аның аңы бар иде әле. Фатир эче кара төтен белән тулганлыктан, берни дә күренми, кул белән кармаланып эзләргә туры килде. Кыз бала кухняда, ә юрганга төренгән Зилә апа йокы бүлмәсендә иде, алар инде аңсыз иде. Соңыннан сөйләүләре буенча, әби белән кыз бала Исламны эзләп-эзләп карыйлар да, таба алмагач, кая барасын да белмичә, фатир эчендә югалып калалар, -диделәр алар.
Төтен бишенче катка да күтәрелгәнлектән, анда яшәүче бер ханымны да тәрәзә аша коткарырга туры килә янгын сүндерүчеләргә. Җиргә аны озын баскыч белән Рәфкать Шакиров алып төшә.
Менә шушы батырлыклары өчен янгын сүндерүчеләр - Ришат Газизуллин, Зиннур Сәгыйтовлар медаль белән бүләкләнәләр, ә Рәфкать Шакиров, Марсель Шәрипов, Райнур Габдрахмановларга премия тапшырыла.
Сүз уңаеннан әлеге янгын афәте кичергән гаилә турында да язып китик әле. Кызганычка каршы, янгын зур фаҗига, олы тетрәнүләр алып килә. Гаилә башлыгы Рафис абый да әлеге хәлдән соң тернәкләнә алмыйча, сәламәтлеге какшап дөнья куя. Башка гаилә әгьзаларына да бүгенге көндә тормыш итүе җиңелләрдән түгел. Чөнки фатир белән берлектә барлык әйберләре дә диярлек зарар күрә аларның . Күршеләр, туганнар ярдәме белән кирәкле мебель, көнкүреш әйберләре җыелса да, аякка нык басып яши алмыйлар әле. Ванна бүлмәсенә су килми, янгында сәламәтлегенә зыян килгән Зилә апага дәвалану өчен зур күләмдә акча кирәк. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, 4- 5 катларның коридор стеналары да янгыннан соң кап-кара килеш, агартылмыйча тора икән. "Төньяк" торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләренә бу турыда кат-кат әйтелсә дә, эш эшләнмәгән. Стеналарны агартып кую белән беррәттән, Зилә апаларның ванна торбаларын да рәтләп китсәләр, никадәр савап эшләрләр иде, югыйсә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X