Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.

Район Башкарма комитеты бинасында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

«Үткән ел республика программалары кысаларында Адай һәм Поч. Кучук авылларындагы автомобиль юлларында ясалма яктырту белән тротуарлар төзелде. Шәһәрнең һәм районның 25 торак пунктында 35 миллион 755 мең сумлык үзара салым акчалары хисабына асфальт салу, чокырларны ремонтлау һәм вак таш җәю буенча эшләр башкарылды», — дип билгеләп үтте Рөстәм Нурулла улы.

Юл-транспорт һәлакәтләре һәм балалар травматизмы мәсьәләләренә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов тукталды.

«2023 елда 26 юл һәлакәте теркәлде, 5 кеше һәлак булды, ә 23е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Узган ел исереклек билгеләре булган 154 машина йөртүче ачыкланды. Бу юнәлештә көндәлек эш алып барыла. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итәбез, ата-аналар җыелышларында да чыгыш ясыйбыз. Укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча эшне көчәйтергә, моңа яшь юл хәрәкәте инспекторларын җәлеп итәргә кирәк», — диде Фирдүс Фәхретдинов.

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

«Чиста шәһәр» оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов кар чистарту белән бәйле хәлләр турында сөйләде. Явым-төшем күп булу сәбәпле, бу юнәлештә эш катлауланса да, кар җыештырыла дип билгеләп үтте ул.

Киңәшмә ахырында гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә каралды.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев