Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Шофер медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

17 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында чираттагы «Тоннель» операциясе узды. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланды. Шуларның дүртесе – укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, бишесе - куркынычсызлык каешларын эләктермәү, берешәр - тукталыш кагыйдәләрен бозу, ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер ачыкланды, ул медицина тикшерүе узудан баш тартты. Аның автомобиле махсус тукталышка урнаштырылды.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X