Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән.

9 мартта ЮХИДИ инспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, Кукмарада «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән. Болар: җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы (2 очрак), укылмый торган дәүләт номеры булган автомобильдә хәрәкәт итү (2 очрак), иминлек каешын куймау (4 очрак), каралтылган тәрәзәле автомобильдә йөрү (1 очрак), административ штрафны вакытында түләмәү (1 очрак). 

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган. 

Мондый төр рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев