Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаганнар

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 очрагы ачыкланган.

Кукмарада 26 гыйнварда 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Магистраль урамындагы 65нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыкланган. Алар арасында укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, җәяүле тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү кебек хокук бозулар бар. Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага урнаштырылган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә күпләп тикшерү эше даими алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев