Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган.
9 ноябрь көнне 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистраль урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы теркәлде. Алар арасында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте, машинада балаларны йөртү, светофордан узу кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт ителүен раслаучы диагностик картаның тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булуы ачыкланган.
Моннан тыш, исереклеге билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына урнаштырылган.
фото: kukmor-rt.ru
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев