Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган ике шоферны хөкем иткәннәр

Суд карары буенча аларга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен ике шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Быелның 18 сентябрендә 16 сәгать 38 минутта Сөләйманов фамилияле ир-ат исерек хәлдә шәһәрнең Ворошилов урамындагы 3нче йорт янында Лада Калина автомобиле белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,380 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. 

Агымдагы елның 20 сентябрендә 19 сәгать 56 минутта Зыятдинов фамилияле ир-ат, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә Кукмараның Маяковский урамындагы 7нче йорт янында Лада Гранта автомобиле белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,140 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. 

Әлеге ир-атлар суд утырышына килмәү сәбәпле, аларның эшләре үзләреннән башка карала. Суд карары буенча аларга 30ар мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев