Кукмара районында Телеграм-каналдагы сигналлар ярдәмендә дүрт исерек шофер тоткарланган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында Телеграм-каналдагы сигналлар ярдәмендә дүрт исерек шофер тоткарланган

Узган ел каналга исереклек билгеләре булган шоферлар турында 12 хәбәр килгән.

2021 елда Кукмара районында Телеграм-каналдагы сигналлар ярдәмендә дүрт исерек шофер тоткарланган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Исерек шоферларны күргән очракта район халкы, бу турыда Телеграм-канал аша хәбәр итеп, юллардагы фаҗигаләрне булдырмый кала ала. Узган ел каналга исереклек билгеләре булган шоферлар турында 12 хәбәр килде, аларның 4се җәзага тартылды», - дип билгеләп үттеләр район дәүләт автоинспекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, KukmorGIBDD каналы 2020 елның октябрендә эшли башлады. Бүгенге көндә аңа 262 кеше язылган.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев